Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Янгынны сүндерүгә караганда кисәтүе җиңелрәк

Мич ягу сезоны башланыр алдыннан котельныйлар, җылылык бирә торган генераторлар һәм башка җылылык бирү приборлары тикшерелгән һәм төзекләндерелгән булуы шарт.

Төзек булмаган мич һәм җылылык җайланмаларын куллану катгый тыела. Мич һәм башка ягу җайланмалары билгеләнгән янгын куркынычсызлыгы 
нормаларына туры килергә тиеш. Йортны бүлгән корылмаларга һәм мич авызы каршына 0,5х 0,7 м зурлыгындагы калай урнаштырылган булырга тиеш. Мичне һәм мичнең төтен чыгу юлын ягу сезоны башланыр алдыннан утырган 
корымнан арындырырга кирәк. Шулай ук ягу чоры дәвамында кимендә 2 айга 1 тапкыр шушы эшне башкарып тору зарур. Янып торган мичне караучысыз калдырырга, шулай ук күзәтүне балаларга йөкләргә катгый 
тыела . Мичне ягып җибәрер өчен тиз янучы сыеклыклар кулланмаска киңәш итәбез .

Газ ягулыгы белән янучы мичләрне саклагыч җиһазлары (җылылык көйләгече, саклагыч кла-
паны) төзек булган очракта гына кулланырга рөхсәт ителә. Төзек булмаган газ җиһазларын куллану тыела, чөнки бу очракта газ чыгу куркынычы яный. Газ торбаларының 
ялганган өлешләреннән, горелкаларның герметик булмаган ялганышларыннан килеп чыга.

 Бүлмәдә газ исе сизелсә, шырпы яндырырга, электр 
җиһазларын кабызырга һәм 
сүндерергә ярамый.

Көнкүрештә электр приборларын куллануга аеруча игътибар итегез. Төзек 
булмаган электр җылыткычларын кулланмагыз. Электр җиһазларын кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәгез. Үзегезне һәм үз йортыгызны янгыннан саклагыз!

Илгизәр Исмәгыйлев, янгын күзәтчелеге 
инспекторы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев