Яшәү яме – тырыш хезмәттә
Олы Мәңгәр авылында гомер кичерүче Мөкәррәмә Гариповага шушы көннәрдә 90 яшь тулды. Ул шушы авылда, колхозчы гаиләсендә туып үскән.
Яшьтәшләре кебек, Мөкәррәмә апаның да балачагы авыр сугыш елларына туры килгән. Сугыш башлану белән әтиләре Габделнурны сугышка алалар. Өйдә олылар – әбиләре, карт әбиләре, бабайлары, әниләре һәм Мөкәррәмә белән энесе Камил калган. Ул вакытта кызчыкка бары ун яшь була. Балаларын үстерү өчен әниләре колхозда хезмәт куя. Яз җиткәч, кырда калган өшегән бәрәңгеләрне җыеп, күмәч итеп пешереп ашыйлар ул чорда. Әнә шул яшендә үк кыз колхозда эшли башлый. Ул чакта бабайлары бригадир булып эшли.
Колхозчыларга эш көне өчен хезмәт хакына бер стакан он бирәләр. Бабайсы кушуы буенча, кыз шул онны өләшеп йөри. “ Учма ташыдым, уку беткәч, борчак йолкыдык, бер көн дә ял итмәдек”, – дип искә ала Мөкәррәмә апа. Бабайсы бригадир булгач, эш бик күп була шул. Атлар ачтан үлә. Шул атларның бәясен дә алар үзләренең актык сыерларын сатып түлиләр. Әмма шунысы бар – ул чор кешеләрендә кешелек хисе югары дәрәҗәдә була. Балаларны кечкенәдән эшкә өйрәтәләр. Хатын-кызлар иртәдән кичкә кадәр кырда урак урганнар. Игеннәрне көлтәләп, өеп барганнар. Бу эшләрнең авырлыгын Мөкәррәмә апага һәм аның яшьтәшләренә үз җилкәләрендә татырга туры килгән.
Үзләре күп булуга карамастан, бабайлары гаиләсенә ике латыш кешесен дә сыйдыралар. Әлеге ир атлар бик тырыш була, гаиләгә булышып яшиләр. Ул арада әтиләре Габделнурның үлеме турында хәбәр килә. Мөкәррәмәнең алга таба укырга мөмкинлеге булмый, ул шулай алты сыйныф белемле булып кала.
Еллар акрын гына узган. Мөкәррәмә апа 26 яшендә авылдашы Гаяз белән матур гына гаилә корып җибәрәләр. Икесе дә бик тырыш кешеләр, барлык эшне бергә-бергә башкара алар. “Бүрәнәнең бер башыннан әти күтәрсә, икенче башына әни тотына иде”, – дип искә ала олы кызлары Мөнирә.
Тулырак газета битләреннән укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев