Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы әти-әниләр комитетына гаризалар кабул итү кампаниясе старт алды

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы әти-әниләр комитетына гаризалар кабул итү кампаниясе 15 майга кадәр эшлиячәк.

14-18 яшьтәге балалсы булган,нинди дә булса өлкәдә эксперт булган, теләгән әти-әни әлеге комитетка керә алачак.

Моның өчен түбәндәге сылтамада күрсәтелгән форманы тутыру сорала: https://forms.gle/2RXZ6A7hVbUvcbgdA.

Әти-әниләр комитетының максаты – Татарстан Республикасында яшүсмерләр белән хезмәттәшлек итү эшен алып бару белән бәйле тикшеренү, фәнни, проект, мәгълүмат һәм башка төр эшчәнлекләрдә эксперт ярдәме күрсәтү.

План буенча ел саен үтәчәк җыелышларда яшүсмерләргә бәйле актуаль мәсьәләләр, аларны чишү юллары каралачак. Елга 2-3 утырыш оештыру планлаштырыла.

Әти-Әнилар комитеты составына рәис, рәис урынбасары, җаваплы сәркатип һәм эксперт-әгъзалар керәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елга Министрлык үзе өчен төп өстенлекне – яшүсмерләр мәсьәләсен билгеләде. MinMolteens концепциясе эшләнгән, анда Министрлыкның яшүсмерләр белән эшләү принциплары һәм теләсә кайсы проектка, белгечкә һәм инфраструктурага үтәли таләпләр җентекләп тасвирланган.

Чыганак: https://minmol.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1972184.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев