Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшьләре эшләре министрлыгы яшьләр сәясәте муниципаль учреждениеләре арасында тәүге тапкыр 50 млн.сум уйнатачак

ТР Яшьләр сәясәте муниципаль учрежденияләре үзләренең проектларын гамәлгә ашыруга тәүге кат гранд ярдәме алырга мөмкин.

Моның  өчен республика ел саен 50 миллион сум бүлеп бирәчәк. ТР Яшьләр эшләре министрлыгының әлеге инициативасын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады.

Грантлар тапшыру конкурс нигезендә башкарылачак. Һәр муниципалитет инде гамәлдә булган һәм яңа эшләнелеп килгән проектларын тәкъдим итә ала.

«Бу бик зур ресурс, әмма аны сыйфатлы һәм уйланылган проектлар тәкъдим итүче муниципалитетлар гына ала алачак. Президентыбызга төрле яктан  ярдәм күрсәткәне өчен тагын бер кат рәхмәтебезне белдерәбез!», - дип ассызыклады ТР Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Агымдагы тәҗрибә яшьләр сәясәтен үстерүгә, аны реаль ресурслар белән көчәйтүгә ярдәм итәр дип планлаштырыла.

Чыганак: https://minmol.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1918167.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев