Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшүсмер әнисен үтерүдә шикләнелә

Беренчел мәгълүматлар буенча 13 яшьлек малай әнисен гаиләдә киеренке мөнәсәбәтләр аркасында суйган.

Әлмәттә яшүсмердән әнисен вәхшиләрчә үтерүдә шикләнәләр. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Бүген Әлмәттәге йортларның берсендә фатирда 36 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Аның муенында күпсанлы чәнчелгән һәм киселгән урыннар булган. Үтерүдә шикләнелеп мәрхүмәнең 13 яшьлек улы тоткарланган. Беренчел мәгълүматлар буенча, җинаять берничә көн элек эшләнгән. Моңа ана кеше белән улының киеренке мөнәсәбәтләре сәбәп булган.

Җинаять эшен тикшерү күзәтчелек ведомствосының аерым контроленә алынган.

«Прокуратура балигъ булмаган балаларның сукбайлыгын һәм хокук бозуын кисәтү системасы органнары ягыннан чараларның тулысынча һәм үз вакытында үтәлешенә бәя бирәчәк. Хокук бозу ачыкланган очракта прокуратура чарасын күрәчәк», — дип аңлатты Руслан Галиев.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/11-11-2020/lm-tt-yash-smer-nisen-v-hshil-rch-ter-d-shikl-nel-5784869

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев