Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яз көне Татарстаннан 3 мең егет армиягә китә

Хәрби хезмәткә чакырылучыларның күбесе "Сухопутных войск " гаскәрләре сафын тулыландырачак.

1 апрельдән Татарстанда һәм бөтен Россия буенча язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Апрель-июль айларында республикадан 3 мең егет гаскәрләргә китәчәк. Шул ук вакытта чакырылыш комиссияләрен узу өчен 16 меңнән артык кеше чакырылачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

«Бүген безнең илдә һәм аерым алганда республикада 2021 елның язгы чакырылыш кампаниясе башланды. РФ Президенты Указы нигезендә, агымдагы елның апрель-июль айларында Россиядә хәрби хезмәткә 17-28 яшьлек 134 меңнән артык кеше чакырыла. Гражданнарны кабул итү бу елның 1 апреленнән 15 июленә кадәр барачак», — дип билгеләп үтте ул.

Татарстаннан хәрби хезмәткә чакырылучыларның иң күбе (45%) коры җир гаскәрләренә хезмәт итәргә китә. РФ Милли гвардиясе гаскәрләренә-10%, Хәрби — Диңгез Флотына-12%, Һава — космик көчләргә 11% җибәрәчәк. Һава-десант гаскәрләренә һәм махсус билгеләнештәге өлешләргә хәрби хезмәткә чакырылучыларның 7% ы, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренә — 8% ы, ә башка бүлекчәләргә 4% ы китә. 

ТР җыелма пунктыннан гаскәрләргә яшь кешеләрне беренче озату апрель ахырында булырга тиеш, дип өстәде Погодин.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/news/society/01-04-2021/vesnoy-na-sluzhbu-v-armiyu-otpravyatsya-3-tys-novobrantsev-iz-tatarstana-5816582

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев