Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йөкле хатын коронавирус йоктырган һәм комада яткан килеш бала тудырган

Яңа туган малайның авырлыгы 1 кг 100 грамм, үпкәләрендә ике яклы пневмония була.

Барнаул шәһәрендә Наталья исемле хатын йөкле вакытында коронавирус белән авырый һәм комага китә. Ул аңына килгәндә, баласы туган була инде. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хастаханәгә ятканда Натальяның йөклелеге 28 нче атнада (6,4 ай чамасы) була. Йөклелек бик яхшы уза, токсикоз да булмый хәтта. Ләкин Натальяның ире коронавирус белән авырый башлый, аннары чир йөкле хатынга да күчә.

«Миндә симптомнар булмады, мин авыру белән аралашучы булганга гына тест тапшырдым. Ул уңай иде. Бер атна өйдә үзем дәваландым. Бер атнадан хәлем бик начарланды, ашыгыч ярдәм чакырдык. Мин унберенче бала тудыру йортына алып киттеләр. Бер-ике тәүлек шунда булдым. Үпкәләрнең 35 проценты зарарланган, реанимациягә күчерделәр», — ди Наталья.

Аннары үпкәләр тулысынча зарарлана, органнарының бер өлеше эшләми башлый. Хатынны башка хастаханәгә күчерәләр, калганын ул инде хәтерләми — аңында булмый. 

Авыруны ИВЛга тоташтыралар һәм шул килеш ул җитлекмәгән баласын тудыра. Яңа туган малайның авырлыгы 1 кг 100 грамм, үпкәләрендә ике яклы пневмония була. 

Аңына килгәч, Наталья баласын тудыруын аңлый. «Улым туганга ышанмадым да», — ди Наталья.

Натальяның баласы реанимациядә 44 көн ята, 14 көн ИВЛда була, аннары гына үзе сулыш ала, үсә башлый. Хатын исә үзе дә кабат йөрергә өйрәнә.

Хәзер бала белән ананы хастаханәдән чыгарганнар, алар үзләрен яхшы хис итә, диелә хәбәрдә. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/incident/04-10-2021/y-kle-hatyn-koronavirus-yoktyrgan-m-komada-yatkan-kilesh-bala-tudyrgan-5839627

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев