Әтнә таңы

Җылыту приборларын кул­ланганда саклык чаралары

Фиргать Мөхәмәтҗанов, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән дәүләт инспекторы

Салкыннар башлану белән халыкта өстәмә җылылык чыганакларын актив куллану башлана.
 Елның бу фасылында көн­күреш электр приборларын эксплуатацияләгәндә барлыкка килә торган янгыннар саны арта. Җылыту приборлары белән эш иткәндә куркынычсызлык чаралары турында истә тоту мөһим, шуңа күрә гади кагыйдәләрне белү зарур.
Электр приборларын кулланганда саклык чаралары:
– Электр приборын эксплуа­тацияләү буенча инструкцияне игътибар белән өйрәнегез, соңыннан анда бәян ителгән таләпләрне бозмагыз. Шуны ис­тә тотарга кирәк, һәр при­борның эксплуатация вакыты бар, ул уртача 10 ел тәшкил итә.
– Даими рәвештә электр үткәргечләрнең, ро­зет­ка­лар­ның, щитларның һәм җы­лыткычның штепсель вил­каларының төзеклеген тикше­регез.
– Җылыту приборының торышын күзәтегез: алар сафтан чыксалар вакытында ремонтларга һәм алыштырырга кирәк.
– Бары тик сәнәгать ысулы белән генә эшләнгән приборларны кулланыгыз, бернинди шартларда да сафтан чыккан, кулдан үзең эшләгән электр җылыткычлар кулланмагыз.
– Берьюлы берничә куәтле энергия кулланучысын электр челтәрләренә тоташтырып зур йөкләнеш булдырмагыз.
– Штекерның  розеткага тыгыз беркетелгәненә инаныгыз, югыйсә җылыту приборы кызарга  һәм янгын  сәбәпчесе булырга мөмкин.
– Төнгә электр җылыткычны эшләтеп калдырмагыз, кием киптерү өчен кулланмагыз.
– Балаларга мондый җай­лан­малар белән уйнарга рөхсәт ит­мәгез.
– Электр җылыткычны  пәр­дә яки мебельдән куркынычсыз арада урнаштырыгыз. Приборны идәнгә куярга, конвекторлар белән булган очракта – махсус подставкага беркетергә ки­рәк.
– Даими рәвештә җы­лыт­кычны тузаннан чистартыгыз – ул да ялкынланырга мөмкин.
– Электр җылыткыч астында ковер һәм башка каплау җиһазлары куймагыз.
– Чыбыкка авыр предмет­лар­ны элмәгез, югыйсә кызып янгын чыгарга мөмкин.
Исегездә тотыгыз – үзегезнең, якын­на­ры­гыз­ның тормышы һәм милекнең сакланышы моңа бәйле.
Белешмә
Янгын чыккан очракта «01», «101» яки «112»  телефоннарына шалтыратыгыз

Реклама

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: