Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Алинә Шәрипҗанова кешегә ташланган этләрне үзенең тавышы белән куркыткан

Татарстанның атказанган артисткасы Алинә Шәрипҗанова үзе белән булган кызыклы хәл хакында сөйләде.

«Хәерле кич, дуслар! Бүген бер кызык хәл булды. Концерт яздырып бетергәч, кызлар белән өйгә кайтырга чыктык. Машинага утырдык һәм мин парк юлында 2 зур этнең башка кечкенә этнең хуҗабикәсенә ташланганын күреп алдым. Мин әлеге кечкенә генә гәүдәле кыз янына чабып килдем, анда тагын бер ир-ат һәм хатын-кыз, бер егет басып тора иде. Алар да шул агрессив этләрне куып маташалар, тик этләр һаман талыйлар иде. Миндә курку хисе бөтенләй юк бугай. Вокал сәләтләремне кушып, югары сопрано ноталары белән, тәртип бозган балаларны шелтәләгәндәй „Сез монда нишлисез, китегез моннан!“ — дип кычкырып җибәрдем. Этләр куркып, китеп бардылар. Кызык булды ул, рәхәтләнеп көлдем. Тик кечкенә этнең хуҗабикәсен кулыннан тешләп өлгергән иделәр инде. Менә шулай, дуслар, вокал белән шөгыльләнсәгез, бернинди этләр дә сезгә зыян китерә алмас. Урамда этләр ташланса, мине чакырыгыз, үземнең ультратавыш белән куркытырмын», — дип сөйләде видеосында җырчы.

«Афәрин, Алинә, көлдердең. Ә бит чынлыкта, бер дә көлке түгел!» — дип язган Г. Камал театры артисткаы Алсу Вәҗиева. 

«Афәрин, Алинә, батырлык», «Сез табигый матур, бик мөлаем, өстәвенә батыр да», «Көлдердең, курыкмагансың үзең», «Берәр нәрсә була калса, сиңа шалтыратырмын», «Синең ультратавышыңны яздырып куярга кирәк әле», — дип яза җырчының инстадуслары.

Чыганак:: https://intertat.tatar/news/social/05-11-2020/yrchy-alin-sh-rip-anova-kesheg-tashlangan-etl-rne-zene-tavyshy-bel-n-kurkytkan-5783375

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев