Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юл кагыйдәләре бозыла

“12-18 апрель көн­нә­рендә район юлларында барлыгы 38 юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде”, – дип хәбәр итә Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Шулар арасыннан биш йөртүче – “тонировка” өчен, җидесе – иминият полисы булмаганга, биш йөртүче – куркынычсызлык каешын такмый йөргәнгә, алты йөртүче – номер пычрак булу сәбoпле, административ җәзага тартылганнар. Бер исерек йөртүче тоткарланган, аны суд көтә. Штрафларын вакытында түләмәүче ике йөртүчегә катгыйрак җәза яный. Бер йөртүче “обгон”га чыкканга җаваплылыкка тартылган.
Белешмә
Исегезгә төшерәбез, моның өчен беренче тап­кырга – 5 мең сум штраф яисә 4 айдан 6 айга кадәр мәхрүм ите­лү, икенче тапкырында исә – бер елга  йөртү хокукыннан мәхрүм ителү яный.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев