Юрист бакчачыларга штраф салу очраклары турында аңлатты
Бакчачыларны үз кишәрлекләрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәгән, участокны тиешле максатта файдаланмаган, хәтта шәхси территорияне чүп-чар белән тутырган өчен дә штрафка тартырга мөмкиннәр.
Чынлыкта исә аларны бик сирәк җәзага тарталар – җаваплылыкның зур өлеше юридик затларга йөкләнә. PG Partners юридик компаниясенең өлкән идарәче партнеры Петр Гусятников «Прайм» агентлыгына шулай дип белдергән.
Ул билгеләп үткәнчә, ачык утта шашлык яки башка төрле ризык әзерләгән вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган, чүп-чар яки корыган үлән яндырган өчен штраф күләме физик затлар өчен Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсе нигезендә 2-3 мең сум тәшкил итә.
«Әгәр ризык мангал, тимер учакта (һ.б.) әзерләнсә, мангалдан йорт һәм башка корылмаларга кадәрге ара биш метрдан да ким булмаска тиеш. Ике метр радиуста яна яки тиз кабынып китә торган материаллар, шул исәптән корыган үлән булмавы шарт», - диде ул.
Әгәр дача кишәрлеге башка максатларда файдаланылса, әйтик, анда йорт хайваннары яки кош-корт асраган очракта да җәза бирергә мөмкиннәр. Штраф күләме конкрет гаепкә бәйле. Хәтта участогындагы чүп-чар өчен дә бакчачы штрафка тартылырга мөмкин, дип сүзен төгәлләде юрист.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев