Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз хокукларыгызны беләсезме?

Бүгенге көндә кибетләрдә нинди генә товарлар юк. Кайвакыт кайсын сайларга белми аптырап бетәсең,

Инде сатып алдым дигәндә дә, сыйфатсыз товарга юлы­гыр­га мөмкинбез. Шундый хәл килеп чыккан очракта, кулланучының хокуклары нидән гыйбарәт. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Ләйсән Абдуллинага үзебезне борчыган со­рау­лар белән мөрәҗәгать иттек.
– Әгәр кулланучы сыйфатсыз товарга юлыккан икән, аның кибеткә килеп дәгъва белдерергә тулы хокукы бар. Сәүдә ноктасында акчагызны кире кайтарудан, товарны алыштырудан баш тарталар икән, бер дә борчыласы түгел. Иң элек ике данәдә ирекле формада шикаять языла. Анда документның кемгә адреслануы күрәсәтелә, үзең турында мәгълүматлар (тору урыны буенча адрес, телефон номеры), нәрсә өчен дәгъва белдерүең, таләпләрең языла, имза һәм дата куела. Шикаятьнең берсе үзеңдә кала, ә икенчесе сатучыга яисә идарәчегә бирелә.
Проблема хәл ителмәгән очракта, дәгъва белдергәннән соң ун көн узгач, сатып алучы безгә яисә “Роспортребнадзор”ның Кукмара районындагы территориаль бүлегенә килеп, алар өстеннән шикаять язарга хокуклы.
 – Касса чегы булмаган очракта нишләргә, үз хокукларыңны ничек итеп якларга?
– “Кулланучылар хокук­ларын яклау” турындагы Федераль Законның 18 маддәсе, 5 пункты нигезендә товар чегының булмавы кулланучының таләпләрен канәгатьләндерүдән баш тартуга нигез була алмый. Сатып алучы товарны түләүсез төзәттерергә, икенчегә алыштыруларын сорарга, сату-алу килешүен өзәргә, түләгән акчаны кире таләп итәргә хокуклы. Сату-алу килешүен раслау өчен шаһитләр күрсәтмәсеннән дә файдаланырга мөмкин. Таләпләр канәгатьләндерелмәсә, судка мөрәҗәгать итәсең.
 – Азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны кибеткә кире кайтарып буламы?
– “Кулланучылар хокук­ларын яклау” турындагы законның 25 маддәсе буенча андый товарны кире кайтарып була. Товарның төсе, үлчәме, комплекты буенча сезгә туры килми икән, аны сатучыдан шундый ук башкага алыштыруын таләп итә аласыз. Кулланучы азык-төлек булмаган сыйфатлы товарны 14 көн эчендә алыштырырга хокуклы. Әмма моның өчен товар файдаланылмаган булырга, пломба һәм ярлыклары, товар чегы, документлары сакланган булырга тиеш. Әгәр син теләгән товар булмаса, кулланучы сату-алу килешүен үтәүдән баш тартып, акчасын кире кайтаруларын да таләп итә ала. Бу таләп әлеге товар кире кайтарылганнан соң, өч көн эчендә канәгатьләндерелергә тиеш.
Кулланучы Россия Хөкүмәте карары белән 14 көн эчендә кире кайтарып һәм алыштырып булмый торган сыйфатлы товарлар турында да белергә тиеш. Исемлектә авыруларны дәвалау һәм кисәтү өчен булган товарлар, шәхси гигиена әйберләре (тарак, парик, теш щеткасы һәм башкалар), текстиль продукция, метрлап сатыла торган бизәү һәм төзелеш материаллары, медицина препаратлары, парфюмерия, косметика, корал, аларга патроннар, үсемлекләр, хайваннар, полиграфия продукциясе, гарантия вакыты каралган техник яктан катлаулы көнкүреш приборлары (станок, радио һәм фотоаппарат, исәпләү техникасы, телефоннар, музыкаль уенчык һәм инструментлар, телевизор, газ җиһазлары һәм башкалар) бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев