Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Закон үтәлергә тиеш

Россиягә чит илдән килеп яшәүчеләргә кагылышлы законнарның үтәлеше белән бәйле хокук бозулар турында еш ишетәбез.

Әллә кая барып йөрисе дә юк, үзебезнең район җир­ле­гендә дә бу законнарны бозучылар бар икән. Эчке эшләр бүлегенең өлкән дознавателе Айсылу Нигъмәтҗановадан алынган мәгълүмат буенча, район авылларының берсендә яшәүче берәү үзе яшәгән йортка Үзбәкстан ягыннан кайткан чит ил кешесен терки. Әмма фактта чит ил кешесенең әлеге теркәлү урыны буенча яшәмәве ачыклана. “Әлеге эш буенча җинаять эше ачылды, закон бозучы җавапка тартылачак”, – ди Айсылу Нигъмәтҗанова. Кем белә, закон бозучының уе начарлыкта да булмагандыр, бәлки. Әмма закон һәркемгә дә кагыла. Шуңа да чит ил гражданнарын үз яшәү урыныгыз буенча теркәргә уйласагыз, закон таләпләре хакында да оныта күрмәгез. Шулай булмаса – үкенечкә калырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев