Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үзе бер тарих, төбәк тарихы...

Ания Шәрәфетдинова, Комыргуҗа авылы

 Язмамда сөйләнеләсе гаилә белән беренче танышуым  1985нче елда булды...  
Мин – Арча педагогия училищесын тәмамлап Комыргуҗа авылына татар теле һәм тарих укытырга килгән яшь укытучы. Календарьда август ахырлары.Үземнән бер генә ел алда укытырга килгән Мортазина Ләлә белән  укучыларыбызны барлап йөрибез...
Без ишек алдына кергәндә йорт хуҗасы Илгизәр абый  тракторы тирәсендә «кайнаша» иде. Балалар да әтиләре тирәсендә чыр-чу киләләр. Укы­тучы апаларны күрүгә алар өйгә йөгерделәр. Илгизәр абый безне бик хуплап каршы алды, хәл-әхвәл сорашканнан соң өйгә чакырды. Өйгә керешкә әти кеше: “Малайлар!” – дип дәште. “Кая киттегез? Менә апаларыгыз сезнең мәктәпкә хәзерлегегезне тикшерергә килгәннәр”.
Кечкенә генә бер яклы авыл өе. Бер почмакны тулысы белән олы мич алып тора. Ә мич башына зурдан кечкенәгә яланаяклы өч бала тезелешеп утырган. Ирек, Марат, Руфия...Әниләре Хәлимә апа бу вакытта фермада кичке савымда иде. Кеп-кечкенә балаларның әти-әниләренә булган ихтирамын мин  шул вакытта ук күреп сокланган идем. Ул вакыттан бирле инде 35 ел вакыт үтеп киткән. Ләкин минем бу гаилә­гә карата ихтирам һәм соклану­ым арта гына барды.
Сүзем, бүгенге көндә “Әтнә таңы” укучыларына үзенең башыннан үткән гыйбрәтле тормыш тәҗрибәсен җиткерүче, Комыргуҗа авылының олы  хөрмәткә лаек «ак әби»е Латыйпова Хәлимә турында.
Олы диңгез тамчылардан җыела. Халкыбыз тарихы да, нәкъ шулай ук, эре һәм вак берәмлекләрдән, чыганак һәм фактлардан җыйналып, чын, олы тарихка әйләнә. Алар арасында авыл тарихлары зур урын алып тора. Әйе, татарда элек-электән бик күркәм һәм кирәкле бер гадәт яшәп килгән: һәр авылның диярлек үз тарихчысы, көндәлек вакыйгаларны кәгазьгә теркәп баручы изге заты булган. Аларның кулъязмалары буыннан-буынга мирас булып күчкән. Аларда халкыбызның олуг тарихын тулыландыра алырдай күпме мәгълүмат һәм истәлекләр туп­ланган! Хәлимә апаның да район газетасы битләрендә урын алган язмалары тарихи-тәрбияви мәгънәгә ия.
Инде сигезенче дистәне вак­ласа да, Хәлимә апаның фикере төпле, хәтере яшьләрне көнләштерерлек ачык, каләме үткен. Ярты гасыр элек булган вакыйгаларны ул, әле кичә генә күргән кебек, җентекләп сөйли ала, бүгенге көндәге вакыйгаларга карата үз фикерен җиткерә. 1943 елда дөньяга килгән Хәлимә апаның балачагы катлаулы, куркыныч елларга туры килсә дә, андагы үткенлек, булганлык, игелеклелек, гаделлек кебек сыйфатларны аның гаиләсе тәрбияли.  Ул язмаларында илдә барган вакыйгалар, авылдашларының, туганнарының гыйбрәтле язмышлары чагылдырыла. Хәлимә апа мәкаләләрен өлкән буын кешеләренең сөйләве буенча гына язмый, ә шул чор вакыйгалары эчендә үзе дә кайный, тормышның ачысын да, төчесен дә татый. Бер караганда, Хәлимә апаның тормышы аның замандашларыныкыннан бернәрсә белән дә аерылмый кебек: сугыш урлаган балачак, авылдагы авыр  физик эш, гаилә кору, яшьтән тол калу, балаларны ялгыз күтәрү... Шул ук вакытта аның тормышы – үзе бер тарих, төбәк тарихы.
Бүгенге көндә Хәлимә апа улы Марат гаиләсе тәрбиясендә яши, балаларына яраткан онык-оныкчыкларын тәрбияләргә булыша. Гаиләдә иң кадерле зат – әни кеше. Әниләрдәге кебек мәрхәмәтлелекне, үзен-үзе кызганмыйча кайгыртучанлыкны, гадилекне тагы кемдә күрә алабыз? Алар булганда гына көннәребез якты һәм җылы. Комыргуҗа авылында әниләрен кадерләп, хөрмәтләп  тормыш итә Гөлзия  һәм Марат Латыповлар гаиләсе. Алар бергәләп тапкан бәхетнең кадерен белеп яшиләр, ”Шахтер” җәмгыятендә җиң сызганып хезмәт итәләр.
Бу көннәрдә Хәлимә апага 77 яшь тулды. Үткән еллар йөге авырлыгыннан сыгылмыйча, һаман да татар милләтенә хас якты күңел, җете хәтер белән, яшьләрдәй энергия белән яшәүче авылдашыбызга мин сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев