Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зинира һәм Ризат Рамазановлар бәби көтә

Эстрадабызның иҗади гаиләсе Зинира һәм Ризат Рамазановлар икенче тапкыр әти-әни булачак. Бу хакта «Татар радиосы» инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә. 

Бу турыда күбрәк беләсе килеп, үзләреннән сораган идек. Сабый кайчан дөньяга киләчәк? Зинираның йөклелек чоры ничек үтә? Олы кызлары Айгизә үзенә иптәш булачагына сөенгәнме? Бу сорауларыбыз әлегә җавапсыз калды. «Бәхет тынычлыкны ярата, кычкырып йөрисебез килми», — дип смс юллады безгә иҗади пар. Сөенечле хәбәр белән котлавыбызга җавап итеп, Рамазановлар рәхмәт смайлы җибәрде.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/24-12-2020/zinira-m-rizat-ramazanovlar-b-bi-k-t-5794988

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев