Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зират чистарту: зур күләмле һәм мәшәкатьле

Җәйге чорда төрле чистару эшләре, аеруча зират җыештыру авылда төп проблемаларның берсенә әйләнә. Олы Әтнә авыл җирлегендә моннан чыгу юлын яңача алып баралар. Бу хакта җирлекнең башкарма комитет җитәкчесе Ленар Сәмигуллиннан сораштык.

Махсус бригада яллаганнар

Бер уйлаганда, бик гади ысул бу: бу җәһәттән махсус бригада яллаганнар. Менә шул бригада килешү нигезендә барлык чистарту-төзекләндерү эшләрен башкара...

...Узган атнада Олы Әтнә мәчетендә район имамнары җыелышы узды. Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе – авыл зиратларын җыештыру белән бәйле иде. Сер түгел, бездә зиратлар җыештыруны имамнар өстенә аударып калдырдылар. Аларның да үз гаиләләре, үз хуҗалыклары барлыкны исәпкә алмый безнең халык. Кызганычка каршы, авылларда муллаларны әнә шул зират, мәчет территорияләрен җыештыру өчен генә билгеләп куялар да бугай.

 Әгәр халыкны өмәгә чакырсаң, булган-булмаган сәбәп табып килмәскә тырышалар. Зур проблема бу.

Шул сәбәпле имамнарның да бер өлеше: “Җыештырутөзекләндерү эшләрен башкарырга махсус бригада булса икән”, – дигән фикер белдерде. Тик каян табарга, ничек тупларга андый хезмәткәрләрне? Олы Әтнә авыл җирлегендә менә шул проблеманы уңай хәлитүләрен күреп куандым.

– Бригада сайлау ниятеннән берничә җирдән белешеп прайс-листларын карап чыктык, ахыр чиктә үзмәш­­гульләрдән тупланганына тукталдык, – ди авыл җир­легенең башкарма комитет җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев