Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйнәб Фәрхетдиновадан чебурек рецепты

Җырчы авылда узган чакларын искә алган.

Зәйнәб Фәрхетдинова «Эч пошканнан гына» чебурек пешереп алган. Бу турыда ул инстаграмда язды.

«Бүген чәйгә «чебуреки» пешереп алдым. Еш кына эч пошканнан авылда әниләр чебурек ясый иделәр… Миндә дә шул чордан күңелдә калган ризык ул, тиз генә чебурек ясап алу. Ә инде кышкы көннәрендә пилмән ясап утырган вакытлар искә төшергәндә, күзгә яшьләр килә.

Каз-үрдәк өлгергән вакытта өчпочмак пешкән чаклар. Сөйләп бетергесез! Һәркемгә, бигрәк тә авылда үскән татар баласына, якын хәтирәләр бу! Кәтлит ясый̆м дип, кичә чыгырып куй̆ган иткә, бүген чират җитте. Чебурек эченә помидор катнаштырдым, шулпалы тәмле була икән. Камыры да тишелмәде», — дип яза җырчы. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/cooking/16-11-2020/z-yn-b-f-rhetdinovadan-cheburek-retsepty-5785700

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев