Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хисләрем туган телдә

Әдәби сабан туе

Арча шәһәренең үзәк стадионында узды

Татарстан Республикасында «Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы» һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан Арча шәһәренең үзәк стадионында беренче Әдәби сабан туе үткәрелде.

Югары дәрәҗәдә оештырылган бәйрәмнән мәртәбәле кунаклар белән аралашып, чын гадел әдәби көрәштә катнашып, уеннарның күплегенә шаккатып, музейларның байлыгына, чисталыгына сокланып туя алмый кайттык. Бик озакка җитәрлек хисләр белән баедык!

Бәйрәм “Әдәби марафон” һәм “Авылым гүзәллеге” финалистларын бүләкләү тантанасы белән башланып китте. Сабан туеның төп бәйгесе – Әдәби көрәш. Ул Әдәби сабан туе алдыннан бер атна дәвамында онлайн форматта үткәрелде. Бәйгедә иллегә якын кеше көч сынашты. Алар арасыннан сайлап алынган 24 финалист Сабан туе мәйданында үз осталыкларын күрсәттеләр. Финалистлар арасында Күлле Киме төп мәктәбе укучысы Сафина Әдилә дә бар иде. Әдилә Лена Шагыйрьҗанның “Татар шагыйренең бәясе”, “Рәхмәт игенчегә” шигырьләрен җиренә җиткереп сөйләде.

Хөкемдарлар тарафыннан истәлек бүләкләре тапшырылды. Җитәкчесе Сафина Римма.

Яшәсен Әдәби марафон, яшәсен татар китабы, гөрләсен татар дөньясы!

Айсылу Сәгъдиева Бәрәскә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев