Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хисләрем туган телдә

Икетеллелек әлегә бер телле

Газетабызның 28нче май көнне дөнья күргән 20 санында “Тел мәсьәләсен хәл итү – белгечләр бурычы” мәкаләсе басылган иде.

Кыскача искә төшерсәк, анда районыбызга Татарстанның тел мәсьәлә - ләре буенча комиссия - се килеп, икетеллелек мәсьәләләрен тикшерүе турында язган идек. Май ае ахырында “ТР халыклары телләре турында”гы законны үтәү комитеты вәкиле Ким Миңнуллин районның кайбер объектларында булып, булган эчке кимчелекләрне юк итәргә чакырды.

Ни өчен эчке кимчелекләрне генә, урам - дагылары үзгәрмә с мени диярсез? Районның “Дәүләт телләре турында”гы законны үтәү буенча комиссия вәкилләре белән шул хакта сөйләштек.

Эш шунда, шәхси объектлар буларак Закон нигезендә гамәлгә бастырылган объектларның күбесе рәсми рәвештә бер генә телдә теркәлгән. Әйтик, район үзәгендәге рус телле исемле халык яратып йөри торган кибетләр...Керү өлешендә үк аларның Законда беркетелгән исеме язылган һәм аларны үзгәртергә беркемнең дә хокукы юк. Ә менә эчтәге мәгълүмат язулары, төрле күрсәтмәләр, дөрестән дә ике телдә булырга тиеш.

Районның башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Фәнис Галиуллин сүзләренә караганда, барлык объектлар да, ә алар бездә, башлыча, шәхси сәүдә үзәкләре – мөмкинлектән чыгып ике теллегә әйләнәләр.

– Бу уңайдан күрсәт - мәләр бирелде. Районның “Дәүләт телләре турында”гы законны үтәү комиссиясе моны һәрдаим күзәтә, контрольдә тота, – диде ул.

Ә район советы аппараты җитәкчесе Рафис Фатыхов:

– Безнең бюджетка караган дәүләт оешмаларында икетеллелек – 100% дәрәҗәсендә үк, – дип ачыклык кертте.

Күзәтүләр шуны күрсәтә: сәүдә үзәкләрендә, төрле хезмәт күрсәтү объектларында элмә язулар бары рус телендә генә. Монысы аңлашыла, югарыда әйткәнемчә, бу исемнәр Закон нигезендә рәсми рәвештә ныгытылган. Әмма, әйтик, “Вход только в масках”ның татарчасы да булса икән! Яисә, бәяләрне күрсәткән язуны татар телендә дә бирергә була. Ә инде сатып алучыга ниндидер мәгълүмат бирергә теләсәгез , моның татарчасын да язу күркәм булыр иде. Кызганычка каршы, берничә сәүдә үзәген исәпкә алмаганда, бу өлкәдә әллә ни үзгәреш сизелми. Икетеллелегебез әлегә бер телле.

Бу хакта сатып алучылардан да сораштым. Уртак фикерләре яңакка суккан кебек яңгырады. Күбесе: “Хәзер рус телен аңламаучылар юк. Аңламасак, сатучылар татар телен белә, аңлатып бирәләр”, – диделәр.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: татар телендә язулар булмау проблемасы халыкны тамчы да борчымый. Дөресрәге, аңа барыбер. Халык шулай булганны, сатучыны ник борчысын инде ул? Артык чыгым гына бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев