Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хисләрем туган телдә

Илсөяр Шиһапова: “Чыгыш ясау – ул сәнгать”

Олы Әтнә мәчетендә авыл имамнарының чираттан тыш утырышы узды.

Биредә муллалардан тыш, Казан Дәүләт мәдәният институты доцентлары һәм педагогика фәннәре кандидатлары Илсөяр Шиһапова белән Земфира Ибәтова да катнашты. 

Ни сәбәпле авыл имамнары белән очрашасы килде икән аларның дип гаҗәпләнерсез. Асылы шул – хәзрәтләрне чыгыш ясау нечкәлекләренә өйрәттеләр алар.

– Сез бик еш халык алдында нотык тотасыз. Чыгыш ясау – гаять катлаулы эш. Аудиторияне җәлеп итеп, сөйләгән вәгазегез һәр тыңлаучы күңеленә барып җитсен өчен, чыгыш ясауның һөнәри серләрен яхшы үзләштерү кирәк, – дип саныйлар.

Безнең белешмә

Татарстан Республикасы Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе төзелде. Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов рәислегендәге комиссиягә 35 кеше кертелде.

Олы Әтнәгә килгән Казан Дәүләт мәдәният институты вәкилләре менә шушы комиссия белән хезмәттәшлек итәләр. Алар фикеренчә, кызганычка каршы, вәгазь сөйләүче имамнарыбыз, күп очракта, язылган текстны авыз эченнән мыгырдап сөйләп чыгалар. Шулай итеп муллалар чыгышында түбәндәге җитешсезлекләр ачыклана:

– тел ярлылыгы;

– укыйсы текстны начар белү;

– начар дикция;

– монотон тавыш

– интонация ярлылыгы;

– начар язылган текст;

– текстны паузаларсыз, басымнарсыз, рәттән уку.

Кунакларның максаты – махсус дәресләр биреп, имамнарның шушы кимчелекләрдән китүенә ирешү

Тулырак газета битләрендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев