Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хисләрем туган телдә

«Хатлар йорты» хуҗабикәсе Рөстәм Миңнеханов идеясенә ияреп татарча флешмоб башлады

«Əйдәгез бар милләтне хат алышырга кубарабыз! Хатлы мега флешмоб ясыйбыз!» — дип өнди татарча открыткалар иҗат итүче Энҗе Садыйкова.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмында Халыкара интернетсыз көнгә әзерлеге турында язды. «Бу ялларда миңа кәгазьгә язган хатлар һәм матур открыткалар гына җибәрәсезме?» — дип сорады ул язылучыларыннан. Президентның бу идеясенә беренче булып татарча открыткалар ясаучы Энҗе Садыйкова иярде, ул үзенең иҗади аккаунтында флешмоб игълан иткән.

«Милләттәшләр! @rusminnikhanov бу ялларны интернетсыз үткәрергә дәшә! Шул исәптән без дә бар татар халкын хат язарга — хат алышырга — узара җепләрне ныгытырга, җылытырга, якынайтырга чакырабыз! Əйдәгез киләсе ике көн дәвамында якыннарга, дусларга, туганнарга, авылларга, чит төбәк һәм чит илләргә хатлар юллыйбыз!» — дип өнди Энҗе Садыйкова.

Энҗе Садыйкова һәм аның «Хатлар йорты» иҗат берләшмәсе башлаган флешмобта катнашу кагыйдәләре инстаграмда @tatarhatlar аккаунтында язылган.  

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/29-01-2021/hatlar-yorty-hu-abik-se-r-st-m-mi-nehanov-ideyasen-iyarep-tatarcha-fleshmob-bashlady-5802639

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев