Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хисләрем туган телдә

«Сандугач»лар кабат сәхнәдә

Районда берничә ел онытылып торган җыр бәйгесе кабат башланып китте

Үзешчән җырчылар арасында узучы “Әтнә сандугачы” бәйгесе кайчан башланып киткәндер, төгәл генә әйтүе дә кыен.

Әмма шунысы билгеле, әлеге бәйге оешкан чакта беренчеләрдән булып чыгыш ясаган нәни җырчылар бүген инде республика сәхнәсен яулап, зур дәрәҗәләргә ирешүчеләр. Ике дистә ел тирәсе элек район мәдәнияте күгендә якты йолдызлар кабызган бәйге берара туктап та торган иде. Әмма учагы сүнеп өлгермәде аның, кабаттан сулыш өреп җибәрүчеләр табылды, Аллаһка шөкер.

Бәйгенең максатына килгәндә, билгеле инде, яңа талантлар ачу, аларның осталыгын камилләштерү, җыр мирасын баету – төп игътибар әнә шуларга биреләчәк.

Ул берничә номинациядә уза. Алар арасында аерым халык җырын башкаручы, аерым эстрада җырын башкаручы, дуэт, трио һәм вокаль ансамбль. Дүрт төркемгә бүленә - 5 яшьтән 12 яшькә; 13 яшьтән17 яшькә; 18 яшьтән 35 яшькә кадәр һәм 36 яшьтән 50 яшькә кадәр. Бәйгенең беренче этабы район мәдәният бүлеге һәм мәгариф бүлеге тарафыннан төзелгән график буенча авыл мәдәният йортларында уза. Беренче этапта сайлап алынучылар икенче этапка уза һәм финалда катнашачак. Һәр төркем буенча беренче, икенче, өченче урыннар , номинацияләр, гранпри иясе билгеләнә.

Үткәрү вакытына килгәндә, график буенча беренче тур бәйгесенең тәүгесе сәнгать мәктәбендә узды. Ул шулай ук 24 ноябрьдә – Күәм, 25 ноябрьдә – Күңгәр һәм 26 ноябрьдә Яңа Әтнә мәдәният йортларында узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев