Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хисләрем туган телдә

Әтнә гимны: исәптә бар, санда юк

Моннан берничә ел элек, районыбыз гимнын булдыру турында карар кабул ителеп, аның положениесе газетабызда игълан ителгән иде.

Әлеге положениедә гимнга карата таләпләр, аны язу срогы күрсәтелде. Әлеге эшкә күпләр җиң сызганып тотынды дисәм, бу ялган булыр, мөгаен. Әмма район гимнын булдыру өстендә җанын-тәнен кызганмый эшләгән Җәүдәт абый Нуриев турында аерым әйтеп үтми мөмкин түгел. Редакция белән тыгыз элемтәдә булып, әлеге хөрмәткә лаек эшне башкаруда алга таба атланган һәр адымы белән безне дә таныштырып торды ул. Әтнәне зурлап, аның үзенчәлекләренә тукталып, туган якка мәхәббәт хисе алгы планда булган, шул ук вакытта гимн кагыйдәләрен үтәп, заманга яраклаштырылган әсәр тудыру булды аның максаты. Җәүдәт абыйның күпкырлы шәхес буларак, нәкъ менә шундый нечкә, шул ук вакытта бик әһәмиятле эшкә алынуы да гаҗәп түгел. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк, гармунчы, тынлы оркестрда уйный белгән, хор җитәкчесе курсларын тәмамлаган, гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Җәүдәт абый район гимны язуны үзенә бер үр алу итеп кабул итә. Тынгысыз җан моңа бөтен вакытын багышлый. Һәм ул үрне дөрестән дә, яулый ул. Гимн ике телдә дөнья күрә – татар һәм рус телендә. Оныгы аны хәтта инглиз теленә дә тәрҗемә итә. Аңа музыканы да үзе яза Җәүдәт абый. Алай гына да түгел, 2013 елның декабрь – март айларында район үзәгендә урнашкан 40тан артык оешмада булып, аларны да гимн белән таныштырып узарга вакыт таба ул. Барлыгы 500дән артык кеше катнашып, гимнга үзенең уңай карашын белдерә. Аларның һәркайсының фикере автор өчен бик мөһим һәм кадерле.

Бу көннәрдән соң байтак вакыт узган инде.

 Гимнга кагылышлы шау-шу да күптән тынды. Бөтен шартларга туры китерелеп язылган әлеге әсәр никтер, онытылды.

Көн артыннан көн уза. Җәүдәт абыйны да, гадәттәгечә, Әтнә урамнарында еш очратырга була. Үзе иҗат иткән гимнның язмышы гына һаман да тынгылык бирми аңа. Бу әсәргә конкурент буларак тагын бер гимн тәкъдим ителүен ишетеп беләбез. Әмма ул да чынчынлап гамәлдә түгел әле.

Гимнсыз дәүләт булмаган кебек, район өчен дә зур казаныш булыр иде бу. Күп районнарда ул юк. Булганнарының да сыйфаты руслар әйтмешли, “оставляет желать лучшего”. Республикабыз күгендә кечкенә, әмма шул ук вакытта бик якты йолдыз булып балкыган Әтнәбезнең үз гимны булу шәп булыр иде. Ул чакта төрле утырышларда, рәсми чараларда, хәтта мәдәниләрендә дә Россия, Татарстан гимны белән бергә, үз, Әтнә гимныбызны да аягурә басып тыңлар идек. Әтнәбез бит моңа чыннан да лаек. Ә сез, укучылар бу хакта ни уйлыйсыз? Әйдәгез, бергәләп киңәшик әле, фикерләшик әле. Җәүдәт Нуриевнең эше вакыт тузанында югалмаска тиеш дип саныйм мин. Сез ни дисез?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев