Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Әхлак

Имче карчык

    Төн уртасында эт өргэн тавышка сискәнеп уянды Сәлимә карчык.Салкын яңгырлы көзге төндә кем йөрер икән дип, тәрәзә челтәрен кутәреп ишек алдына куз салды.

     Болдыр алдында аяк киемнәрен салып маташкан ике шәуләне шәйләде. Ул да булмады, « Ач тизрәк, ач инде,  күрше Зөлфия бу,  танымыйсың да Сәлимәттәй”,  дип,  ишек дөбердәтте  хатын. Көч- хәл белән ярым аңсыз хатынны агач сәкегә кертеп салдылар.Тәне ут янган, хәлсез авыру,  калтырый укшый,бертуктаусыз нидер мыгырдана иде. Күрше хатын Зөлфиягә тиз арада буш табак, пычак һәм салкын су китерергә кушты. Кычкырып догаларын укый, имли,  ара-тирә салкын суга тыгып алган пычагы белән хатынның гәүдәсенә сугып алган ишарәләр ясый башлады. Ул да булмады урамда күз ачкысыз давыллап,  котырып яңгыр ява,  яшен яшенли башлады.  Ярты сәгать чамасы шабыр тиргә батып тырышкач, сәкедә яткан хатынның  сулышы тигезләнеп,  йоклап китте.

      Зөлфия белән Сәлимә карчык чәй эчәргә утырдылар.

  •  Көтудән кайтмый калган сыерымны эзләп басу буйлап киттем,кинәт көтмәгәндә каршыма чәче-башы тузган хатын килеп чыкты.Әйбәтләбрәк карасам, ул курше авыл килене Наилә икән. Күрәзәче Сәлимә әбигә илтүемне  сорап,  аңын югалтып егылды. Калганы шул инде,  көч -хәл белән сиңа килеп егылдык.
  • Вакытында килгән әле тагы бер көн сузса,  исән калмый иде,  дип,  чәен эчеп куйды әби. Көчле бозык салганнар бу хатынга, үлемгә ясалган. Әле тагын берничә көн чистартырга кирәк. Кеше явыз хәзер, бер-берсен күрә алмый,  көнләшә,  ике тиенлек дөньяда байлык артыннан куа, кеше малына нәфесен суза.  Анда бернәрсәдә алып китеп булмый,  шуны аңламыйлар. Бу хатынга, Наиләме әле, ирен тартып алу өчен бозык салганнар, мәет юган су белән, үзләренә төшкәч ничек буласын белми шул алар.

 

Таң алдыннан хуш исле мич коймагы исенә уянып китте Наилә.Үзенең кая ятканын исенә төшерде. Шыр ялангач булуын куреп, ак җәймәгә төренде.

Ул да булмады алгы өйдән ак яулыкларын татарчалатып бәйләгән, килешеп торган алъяпкычына кулын сөртә-сөртә,  Сәлимә әби килеп керде.

  • Иии,  бәбкәм,  тордыңмы, әйдә,  балам,  баллап чәй эчеп алыйк бергә ,коймагым да әзер. Менә бу киемнәрне киярсең , кызымныкылар ул,өстеңә киеп килгәннәрне мунча миченә яктым,  бозык ясалган иде ,
  • дип сөйләнде.

Шундый көчле нур яктылык бөркелеп торучы бу ак әби фәрештәнең үзе кебек якын да,  изге дә иде Наилә өчен. Гүя,  айлар буе баш әйләнуләр дә,  тоташ укшытулар да, бердә булмаган кебек җиңел һәм рәхәт иде аңа.

  • Нинди  рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр сезгә,  Сәлимә әби, ярдәм иткәнегез өчен ничек түләп бетерим, -  дип елап җибәрде Наилә.
  • Соңрак әйтерсең,  кызым,  әлегә бу зәхмәтне тәнеңнән куып чыгарып бетерергә кирәк. Бик көчле бозык ясаганнар сина, иреңне тартып алу өчен эшләнгән. Кайту турында уйларга иртәрәк әле.
  • Кем эше соң бу әби,кемгә начарлыгым тигән...
  • Кара эчле хөсет җаннар белән дөня тулы, кайберәуләр ниятләп йөрсә,  икенчеләре кара эшләрен җиренә җиткерә,  бәбкәм. Иреңә  күптән кузе төшеп йөргән кара күзле хатын эше бу,  исеңә төшер әле...
  • Кара хатын... ?

Кылт итеп бер ел элек булган вакыйга исенә төште Наиләнең."Мина булмагач ,беркемгә дә булмаячак",  -диде бит. Курше кызның туенда иренең янәшәсендә классташы Рәзинә дә бар иде.Урыннары бергә туры килу очраклы ,  ансы караңгы , ләкин кызыл шәрабтан хәйран җебегән хатын ире Рамилгә "ялгыш" орынып кеткелди -кеткелди гафу утенергә маташты, биергә чакырып аптыратты.

Ире бәйләнчек Рәзинәдән туеп, Наиләне җитәкләп чыгу юлына әйдәде.Салмыш хатын берничә ел буе җыелган үч - нәфрәтен чәчеп,  агулы угын Наиләгә кадады. Җиңеннән эләктереп: "Миңа булмагач, берәугә дә булмаячак" дип,  төкерекләрен чәчеп ысылдады.

 

Аның бу сузләрен ачудан әйтелгән суз буларак кабул итеп,  игьтибар итмәде ир белән хатын.Тормыш дәвам итте.Балалар укуларын тәмам итеп җәйге лагерьга киттеләр. Көтуләр кайтып,  сыерлар савылгач,  мунчага кереп коенып чыгарга булды хатын. Кулына яңа баудан җыеп алган халаты белән сөлгесен тотты.Үз аягы белән кереп киткән хатынның чыкканда аяклары тыңламады,  хэле китте. Җитмэсә ире Рамил дә төнге сменада комбайнда. Төне буе шабыр тиргә батып,  яңа казылган кабердән чыга алмый саташып чыкты ул. Көннән - көн хәле авыраеп,  бер ай тилмерде. Начар авыру тугелме , дип,  куренмәгән врачы калмады,ләкин анализлары әйбәт иде аның. Көндә килеп хәлен белгән сеңлесе курше авылдагы күрәзәче Сәлимә әбигә барырга кундерде.

Үзенең соңгы көннәрен яшәвен сизгәндәй, беркемгә дә әйтмичә,  көч-хәл белән курше авылга атлады Наилә. Урман аркылы чыгып,  каршысында шәйләнгән авылны күреп алганда , кояш горизонт сызыгыннан тубән төшеп, баю ягына юл алган, эңгер башланган иде. Көннең суытып җибәрүенә дә,аяк астындагы яңгыр җебеткән балчыкка да игьтибар итмәстән атлады да атлады ул. Ничектә барып җитеп,  Сәлимә әбине эзләп табарга , дип уйлады. Ялгыш таеп егылса тора алмаячагын аңлый иде Наилә.Тәне калтырап, башына, гүя,  мең энә кададылар. Менә барып төшәм генә , дигәндә каршысында бер шәулә барлыкка килде.

“Я Аллам, ярдәмеңнән ташлама “, дип пышылдады.

 

Сәлимә карчыкның данлыклы имчеләр нәселеннән килгән шифалы көче барлыгын, һәрдаим мохтаҗларга булышуын якын-тирәдә белмәгән кеше сирәктер. Хәтта,  чит җирләрдән килеп дәва алучылар бихисап булды. Ире Барый бабай вафат булып, кызы Розасы хәрби егеткә кияугә чыгып , чит төбәккә яшәргә киткәч, авыруларны өендә кабул итә башлады. Ләкин мәкерле кара эчле кешеләрнең килүен сизеп,  белеп торды, капкасыннан атлатмады. Явыз көчләр белән көрәшеп хәле киткән көннәрдә урман болыннарга чыгып,  шифалы үләннәр җыя, мунчада хәле беткәнче чабына иде әби. Наиләне дә атна ун көн дәвалады .

   Сихер ясату өчен мари карчыгына өч көн барды Рәзинә,үзәгенә төшеп бик куп акчалар тәкьдим итте. Кара аны бозыгын кайтарса,  үзеңә кайта,  дигән сүзләр дә куркытмады аны. Кире беткән учле хатын Рәзинә кара эшен каяда булса барып, барыбер эшләячәген белеп торды.  Бер банкага укып,  мәет юган су тоттырды.

  • Куземнән югал,тагын киләсең булма... киеменә сибәрсең, - диде.

 

Ләкин кара мин сине кисәттем үзенә төшәчәк , дип терәуле капкасын шапылдап ябып кереп китте.

 

Сәлимә әби: “Кем икәнен белсәң дә,  үчләшеп йөрмә, каргама,  рәнҗемә,  ул уз җәзасын алды инде, -  диде.

 - Ирең синең язмыш, бәхетле көннәрең алда әле,  сабыр бул”,  дип озатты имче әби.

 

Капка төбенә машина белән килеп туктаган ире яңалыклар әйтеп,  таң калдырды хатынын.  Рәзинәдә яман шеш авыруы тапканнар, ди. Очраклы туры килүме бу , әллә куктән килгән хөкем карарымы,  белмәссең.

 

 Ләкин дөньяда кылган барлык , яхшымы яманмы гамәлләребез өчен түлисе икәнне генә истән чыгармасак иде...

Миләушә Маликова-Исмагилова,

Казан шәһәре.                                      

08.2018.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев