Әтнә таңы

Авылым – Бәрәскәм

1945 ел. Европа илләре халыкларын көтелмәгән газаплы фаҗигагә дучар иткән Ватан сугышы төгәлләнә.

Реклама

Әдһәм Гайнуллин,  Бәрәскә авылы
Инде тормышлар җай­ланыр, икмәккә тамагыбыз туеныр, – дип өметләнеп яшәгән карт-карчыклар, яшүсмерләр, бала-чага, тол апалар, сугыштан гарипләнеп кайткан ирләргә сугыш еллары вакытыннан да артыграк газап­лар күрергә туры килә. 1946-1950 елларда авыл хуҗалыгында эшләүче­ләргә халыкның көче җитмәслек мәҗбүри дәү­ләт түләүләре салы­на. Хезмәткә түләү юк. Бу еллар чын ачлык еллары булалар. Күмәк ху­җалыкның төп тарту көчләре булган атларда тере килеш тәне черү (үләт) авыруы башлана. Шушы авырудан Түбән Бәрәскәнең (Ленин исемендәге күмәк хуҗалык) 80 баштан артык аты үлә. Барлык авырлык тол хатыннар, яшүсмер бала-чагалар җилкәсенә төшә. Шәхси хуҗалык­лар хәтта үз савым сыер­ларын өйрәтеп күмәк хуҗалык җирләрен эшкәртәләр. Күмәк хуҗалыкның үгез бозауларына кадәр җигеп эшләргә өйрәтәләр, бу эшләр барысы да күбесенчә 13-16 яшьлек яшүсмерләр җилкәсенә төшә, бу ир балалар хуҗалыкның төп эшче көчләренә әйләнәләр. Әти-әниләрне заемга мәҗбүри рәвештә язып кул куйдыру киң тарала. Сугышта пленга эләгеп исән кайткан (гарипләнеп) бер абзыйның шушы мыскыллау­ларга түзә алмыйча, “Нишләп немец миннән бер пулясын җәлләде икән”, – дип зарланып утырганы хәтердә. “Крепостной хокук” 1861 елларда рәсми рәвештә бетерелсә дә, – ул әле күп еллар үз көчен саклый. Сугыштан исән калып гарипләнеп кайт­каннар туган илләренә кайткач бәхетле булабыз, – дип хыялланганнар өчен бә­хет үз иленә кайтып, туган туфракта җирләнү булгандыр. Авыл ху­җалыгында тормыш авырлыгыннан интеккән яшьләрнең күбесе халык­ка паспортлар бирелә башлагач читкә бәхет эзләп китә башлыйлар. Хәтта авыллар бетә башлыйлар. Бигрәк тә шушы чорда Ленин исемендәге күмәк хуҗалыкка кушылган Байчуга (“Оборона” колхозы) рус авылы, Кече Өшкәтә авыллары таркалып бетә. Ашыт елгасы буена урнашкан, үзенең яхшы зур су тегермәне, тирә-юньдә данлыклы яшелчә, ал­ма бакчасы булган, ул чорда бөтен Татарстанга билгеле шәхес – алдынгы комбайнчы-механизатор Денисов яшәгән, данлыклы генерал Ачаловны биргән Атамыш авылы да таркалып бетә. Мондый мисаллар бик күп, бигрәк тә, руслар яшәгән авыллар күп бетә.
Нигә, ничек шулай килеп чыккан, сәбәпләре нәрсәдә? Мин бу сорауларга җавапны үземнең туган җирем – авылым Бәрәскә мисалыннан эзлим. Иң беренчесе итеп өлкәннәрнең үз эшләрен җиренә җиткереп башкарулары, җиргә-суга, табигатькә зыян салмыйча яшәргә тырышулары. Үзләренең балаларын авыл тормышына өйрәтеп үстерүләре, мәхәббәт уятулары безне авылдан аерыла алмаслык итте. Авыл гаиләсендә үскән кайсы ир баланың каз көтүе көтмәгәне, 5-6 яшьлек малайның беренче атланырга тырышуы, беренче егылу, җилдәй җитез чаптарларда җилдерү – болар барысы да бала күңеленә үзенең туган җиренә беренче ярату хисләре салгандыр. Тик торганнан гына “ир- ат”, – диеп, икесен янәшә куеп сөйләүгә кермәгәндер.
1960-1970 елларда безнең Ленин исемендәге колхозның Бәрәскә бригадасында 500 гектар табигый болын печәне җыйналып алына иде. Печән хәзерләү чорында 70-80 кеше – ирләр кул чалгылары белән печән чабалар иде. Шушы 500 гектар печән эше июль аенда, бер айда төгәлләнә торган иде. Бу эштә авылның өлкәннәре, инде җитлеккән сугыш чоры балалары, япь-яшь кызлар, киленнәр һәм инде билгеле, төп көч – атларга атланган чүмәлә тарттыручы ир малайлар. Ул чүмәлә тарттырудагы күңеллелекләрне, ләз­зәтне анда катнашкан малайлар гына белә. Их, шул чабышу – узышулар! Минем бала вакытта бөтен хыялым үсеп җиткәч ат җигүче булып эшләү иде. Ул вакытта ат җигүдә эшләүчеләр минем өчен зур дәрәҗәле кешеләр иде. Йорттагы малларга азык – печән хәзерләү, юнәтү бик кыен. Кул арбасы белән бала-чага, карт-карчыклар кайдан нәрсә таба – шуны йолкый, чаба иде. Әле аңа рөхсәт юк, тоталар, арба-чалгыларны сындырып, кан-яшь түктерәләр.
Алты туганы белән сугышта катнашкан 64 яшьлек Галимҗанов Габдуллаҗанның кул арба­сын, чалгысын атка өстерәтеп, ватып-сындырып бетерәләр. Өлкән кеше күз яшьләрен агызып елый – моннан да вәхширәк күренешнең булуы мөмкин түгел.
Бу кешеләр инде күптән вафат. Хуҗалык рәисе бүлмәсеннән ире сугыштан кайта алмый калган бер тол ана елый-елый чыгып китте. Артыннан хуҗа кешенең: ”Елама, мин елап әллә нәрсәләр алыр идем”, дигән сүзләре ге­нә ишетелеп калды. Бу апа утын алып кайтыр­га машина сорап кергән булган икән. Шушы урында бераз ачыклык кертеп үтәргә кирәктер. Бу хуҗалык рәисенең Бәрәскә, Бәрәзә, Өшкәтә авыллары, күмәк хуҗалык тормышын алып баруда озак еллар буена көчен, белемен биреп эшләве бәхәссез. Ул чорда хуҗалык гел алдынгылар сафында булды. Күп төзелеш эшләре башкарыла, хуҗалык елдан-ел игенчелек буен­ча да, терлекчелек буенча да югары үрләр яулый. Рәисне вакыты җитеп пенсиягә озату – гомуми җыелышында аңа карата шактый тән­кыйть фикерләре әйтелә. Шунысы аянычлы, аның үз командасында булган баш белгечләрнең, төрле тармак җитәкчеләренең, коммунистларның ник берсе аны яклап чыксын. Моннан мин шуны аңладым – үз эшеңне белеп эшләү генә җитми җитәкче кешегә, кешеләр белән дә уртак тел таба белү, дөрес мөгамәлә кирәк икән.
Хуҗалыгыбызның хәзерге рәисе турында минем озак еллар кү­зәтү нәтиҗәсе – рәис бүлмәсеннән бер генә кешенең дә елап-зарланып чыкканын күргәнем булмады, киресенчә, ке­шеләр яктырып чыга иде­ләр.
Сугыш вакытында авыл халкының электән җый­налып килгән запасы була. Менә сугыштан соң 1947-48 еллар чын ачлык еллары була. Авы­лым халкы бу авырлык­ларны да җиңә. 1960 елга кадәр авыл халкына да паспортлар алырга рөхсәт була. Шушы чорларда бушка эшләүдән, түләүләрдән тинтерәгән халык гаиләләре бе­лән дә, аерым-аерым бәхет эзләп кайларгадыр китәргә мәҗбүр булалар. Шулай итеп, авыллар юкка чыга. Моңа шул югарыда саналган сәбәпләргә өстәп әйтергә кирәк: явыз, усал рәисләр, тармак җитәкчеләренең дә өлеше булгандыр бу хәлдә. Шул туган илләрен ташлап китәргә мәҗбүр булган кешеләрнең күбесе сагынып яшәргә, гомергә шунда калдылар. Кайберләре олыгайган көннәрендә булса да кире кайта алдылар. Күпләренең мәетләре кайтты, чөнки үзләре исән вакытта аларның “Минем гәүдәмне туган җиремә алып кайтып тапшырыгыз”, – дигән васыятьләре булган.
Гади авыл кешесенең табигате бик йомшак, юктан гына да күңеле була. Бер җылы караш, яхшы мөнәсәбәт булса – алар тауларны күчерергә мөмкиннәр.
Алда искә алган күмәк хуҗалык рәисеннән соң яшь рәис куела. Авыл кешесенең үзәгенә үткән шәхси хуҗалыкларда терлекләр тоту, аларны фураж, салам-печән белән тәэмин итүне бик тиз тәртипкә сала. Халык арасында абруе зур була. Югарыдагы түрәләргә аның бу гамәлләре ошамый. Аны эшеннән алырга киләләр. Гомуми җыелышта халык бердәм булып, рәисне эшеннән җибәрмиләр. Шушы рәис башлаган халыкка файдасы зур булган, терлекләр тоту мәшәкате бүген хуҗалыгыбыз белән җитәкчелек иткән рәисебез тарафыннан бик уңай һәм ансат хәл ителә. Кемгә күпме фураж, салам-печән кирәк, алдан исәпкә алып, канәгатьләндерелә.
Китергән салам, печәнне кая кирәк, шунда урнаштырып бирелә. Шул ук Бәрәскәнең кырлары, болыннары, югыйсә. Сәбәп нәрсәдә? Җитәкчедән тора. Укучыларым, мине гафу итегез, Бәрәскәмнең сугыштан соңгы һәм бүгенгесе көнгә кагылышлы вакыйгаларын сурәтләгәндә, югарыда исем-фами­лияләре күрсәтелмәгән авылдашларымның күбесе инде вафат, урыннары җәннәтләрдә булсын дип догада булабыз, исәннәренә тазалык-саулык телибез.
Ә минем балачактагы хыялым тәки тормышка ашмый калды...
Авылым көннән-көн матурая, төзекләнә. Аның кырларын куәтле, кыйммәтле техникалар эшкәртә. Ә минем төшләремә еш кына зәңгәр дугалы яхшы атта, биленә кызыл пута буган яшүсмер егет, өйләрен җылытыр өчен “Мари урманыннан утын алып кайтам”, – дип керә.
Раил Зарипов фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: