Бәхтияр авылы турында аз-маз мәгълүмат
Рәшит НУРГАЛИ, Казан шәһәре
2 гасыр чамасы элек Бәхтияр авылы Мәңгәр-Иске Кишет авылларын тоташтырган юлдан бер чакрым тирәсе ераклыкта – чишмә суларыннан хасил булган Симет елгасына коючы инешнең уң ягында урнаша. Әлегәчә билгеле булмаган ниндидер сәбәпләр аркасында, Орнашбаш-Утар Аты авылларына таба 3 чакрым ераклыкка күчеп утыра. Архивтан алган мәгълүматларга таянып, авылның исеме элек тә, хәзер дә берүк төрле – Бәхтияр – Бәхетле яр булуын билгеләргә кирәк. Күчеп утыруның төп сәбәбе – Бәхтияр авылы җир биләмәләренең тар полоса булып Симет елгасыннан Утар Аты, Субаш Аты авыллары басуларына кадәр сузылуындадыр. Бу ара 6-7 чакрым тирәсе бит! Менә шул үз җир биләмәңә җир эшкәртү, иген уру, икмәк сугу өчен кирәкле коралларны төяп, көн саен шул араны йөреп кара! 7 елга бер тапкыр җир биләмәләрен кабат үлчәп, яңадан бүлеп бирүче “землемер”лар бик үк гадел хөкем чыгармаганнар. Кем яхшырак “сыйлый”, кем мул түли, яхшы, якын җир биләмәләре алган, ә ярлы-ябагайга ерактагы уңдырышсыз җир кишәрлекләре бирелгән. Бәхтиярлылар аларны Казан кабартмалары белән сыйлаганнар, бу җәһәттән халык теленә кергән “кабартма” кушаматы юкка гына тумаган...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев