Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Бәрәскәләр бәйрәм ясады

Районыбыз авылларында кичә Җиңү көненә багышланган митинглар үтте.

Түбән Бәрәскә авыл җирлегенә кергән авыл халкы  кичә Өшкәтәдәге обелиск каршында җыйналды. 

Бу җирлектән Бөек Ватан сугышына 1067 кеше киткән.  Бәрәскәдән 468 кеше китә,  шуларның 277се туган якларына әйләнеп кайта алмый. Бәрәзәдән 459 кеше китә, 222се үлеп кала. Өшкәтәдән 140 кеше сугышка чыгып китә, 91 е кире әйләнеп кайтмый.

- Бу сугыш булмаса, җирлегебездәге йортлар саны да, халкы да күпкә артык булыр иде. Бик кызганыч. Исән булганнарын кадерләп каласы килә. Безнең авыл халкы бердәм. Бу олы бәйрәмебез дә хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы җитәкчелегендә, аның ярдәме белән оештырылды. Бердәнбер ветераныбыз Мөршидә апа Бадигованың китәсе булгач,  Бәрәскәдә, Бәрәзәдә тантананы 7 майда уздырдык. 8 майда  Өшкәтәдә оештырдык, - ди авыл җирлеге башлыгы Аида Фатыйхова.

Тантана мул табыннар артында узганнан соң, һәр ветеранга, тыл хезмәткәренә, сугыш чоры баласына бүләк -пакетлар таратылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев