Егерме елдан соң очрашу
Урта хәлле булсалар да, кулак атамасы тагып әти-әнисен, абый-апаларын “Артыгыздан әйберләрегез киләчәк”, – дип, алдап, өсләренә кигән киемнәре белән буш вагоннарга төяп озаталар.
Хәлимә Латыйпова, Комыргуҗа авылы
Бар әйберләре Арчада кала. Соңрак бу әйберләрнең күбесен Казан базарларында саталар.Ач-ялангач халыкны Себергә яки Магнитогорскиның кош та үтеп керә алмаслык кара урманнарына китереп бушаталар. Аптыраган халык, “Без нишләргә тиеш, кая яшибез?” – дигәч, берәү чыгып: “Сезнең язмышыгызны шушы урман хәл итәчәк”, – дип кычкыра. Дөрестән дә, язмыш хәл ителә бу урманда. Бик күп кеше ачлыктан, салкыннан – балалар, карт кешеләр – үлүчеләрнең исәбе-хисабы булмый. Шул исәптән минем әби-бабаем да, ягъни, әниемнең әти-әнисе дә, декабрь аенда бер-бер артлы вафат булалар. Апасы белән җизнәсе алдарак Уральск шәһәрендә төшеп калалар. Нишләсәң дә, бу тирәләрдә киселгән урманнар, агач төпләрендә яшел үлән, аз- маз чикләвекләр була. Якында гына кешеләр яшәгәне дә билгеле була.
Әнием Минзифа әтиемә тормышка чыгып, авылда кала. Аңа туганнарыннан килгән бер хатны да бирмиләр, шул рәвешле элемтә өзелә. Сугыш башлана. Гарип әни өстенә бер-бер артлы ачы язмыш өелә – әтинең «үлде» дигән кара пичәтле кәгазе килә. Салкын тиеп бер апай үлә. Әниебез укырга-язарга бик оста иде. Латин, гарәп һәм хәзерге алфавитны да бик тиз өйрәнде. Мине дә мәктәпкә кергәнче укырга да, язарга да өйрәтте. Әмма укый-яза белсәм дә, мине ул елны укырга алмадылар, аем җитмәде. Сугыш арты еллары – ашарга, кияргә, ягарга юк. Җитмәсә, күп итеп заем, ит түләүләре түләтәләр.
Шушы авырлыкларга чыдый алмый, сугыштан исән-имин кайткан ирләр, йортында эшкә яраклы кешеләре булган гаиләләр Донбасс шахталарына, Үзбәкстан якларына, Урал шахталарына күченеп киттеләр.
Сугыштан исән-сау кайткан Фәтхерахман абый белән Рабига апа да «вербоваться» ителеп, Урал якларына шахтага китәләр. Аларны Чусовой шахтасына эшкә урнаштыралар. Бу якларда кешегә яшәү уңай була. Иң мөһиме – ягарга утын һәм күмере, карточкага булса да икмәк бирәләр, түләү дә юк.
Фәтхерахман абый белән Рабига апа эшкә урнашалар. Рабига апа бер көнне балаларына әйбер алырга Кизел базарына китә. Базарда берничә хатынның бергә җыелып татарча сөйләшкәннәрен ишетеп, ул да шунда барып баса. Бер-берсеннән кайсы яктан булуларын сорашалар. Рабига апа да үзенең Әтнә районы Комыргуҗа авылыннан булуын әйтә. Бер хатын үзләре янында Комыргуҗа авылыннан бер гаилә яшәвен, аларның куылып килгәннәрен, күп еллар үзенең авылда калган бертуган сеңлесенең исәнлеген белә алмавы хакында әйтә. Хатыннар киләсе атнага ике авылдашны шул урында очраштырырга сүз куешалар. Икенче атнага ике авылдаш, чордаш ярты юлда очрашалар. Әнинең апасы безнең исәнлекне, бик авыр тормышта яшәвебезне белеп еласа, Рабига апа монда китеп яхшы эшләүләренә куанып елый. Шунда үк үзенең яңа елдан соң авылга кайтачагын әйтә. Безгә апайдан хат килеп төшә. «Сеңлем, исәнлегеңне белеп сөендем дә борчылдым. Кияү дә сугыштан кайтмавын, бик күп авырлыклар күреп яшәвеңне дә белдем. Рабигалар ире-балалары белән бу якка килеп урнашканнар икән. Мин аны очратып, сөйләштем. Ул авылга кайтып киләм ди, ничек тә син шуңа ияреп кил. Юл расхудын үзебез түләрбез, – дип язылган иде хатта. – Без элекке кебек землянкаларда яшәмибез, үзебезнекеләр эшләгән ике катлы йортларда яшибез. Ашарга-ягарга күп монда, авырлыклар артта калды, бер-ике ай җылы йортта, авызың туярлык ипи ашарсың», – дигән. 1951 елның гыйнвар ае иде. Рабига апа кайтканчы җыена башладык. Тегүче Гөлсем апа миңа вак-төяк ситсылардан күлмәк һәм яшел бумази ыштан текте. Дәүли абый Әтнә базарыннан ике кием чабата алып кайтты. Ниһаять, Рабига апаебыз кайткач, юлга кузгалдык. Поездлар хәзерге кебек җылы, матур булмаса да, рәхәт, күңелле иде минем өчен, чөнки мин ике метрлы кечкенә, салкын өйдә үскән бала. Өстемне салдым да, вагонның бер башыннан бер башына йөрим. “Кечкенә, матур кыз” дип маңгаема төшкән йомшак чәчләремне сыпырып, кайсы конфет, кайсы печенье биреп, кесәләрем, кечкенә учларым тулды. Шул вакыт яныбызга бер марҗа хатыны килеп, мине алдына алып, үкси-үкси елый башлады. «Минем дә сугыш вакытында шушындый кызым югалды», – ди. Әнигә: «Син гарип, карый алмыйсың, миңа бир, хәбәрләшеп торырбыз», – ди. Әни бер авыз русча белми, Рабига апаның да русчасы чамалы. Күрше урындыкта утырган татар хатыны әни сөйләгәннәрне марҗа хатынына аңлаткач кына, китеп барды ул. Ике тәүлек барганнан соң, апайлар яшәгән Половенка станциясенә килеп төштек. Ул вакытта машиналар йөрми иде әле. Станция кырыенда бер атлы кеше тора. Рабига апай шул кешегә адресны күрсәткәч, ул безне шунда илтергә булды. Өй каршына килеп туктауга, апай йөгереп чыгып, елаша башладылар. Атлы кеше дә аптырап карап тора. Апалы-сеңелле бер-берсеннән аерыла алмый елаштылар. Бу минутларда ике туганны очраштырган Рабига апага Ходайдан ни сораса да кабул булыр иде, мөгаен. Мин җиде яшьлек сабый булсам да, ике туганның очрашуында нинди ачы язмыш булганын аңладым. Иртәгесен балачак шуклыгы белән бөтен бүлмәләрне барлыйм. Барысыннан да нарат агачы исе бөркелә, өстәл тулы сый-нигъмәт. Яңа пешкән икмәк исе борыннарны кытыклый. Нигәдер бер ни ашыйсы килми. Авылны сагынган якташлар килә башлады. Бәрәзә авылыннан Мәйсәрә әби, Коллар авылыннан Мәрьям апай, Әтнәдән Галия апай белән Гөлбикә апайлар булганы хәтердә. Алар мине үртиләр, «Чабатаны кайсы кибеттән алдың, матур икән», – диләр. «Мин аны кибеттән алмадым, Дәүли абый Әтнәдән, базардан алып кайтты», – диюгә, елаша башладылар. «Чабатадан да Әтнәбез исе килә, сеңлем, безгә калдырып кит, без сиңа киез итек алып киләбез», – диләр. Мин аларга «Калдырмыйм, сез үзегез дә монда сагынышып елашып ятасыз, чабата да мине сагынып елаячак», – дисәм дә, алар кибеттән миңа киез итек алып китерде. Мин аны кимәдем.
Әни белән апай аштан-ашка йөрделәр, алар икесе дә матур итеп Коръән укыйлар иде. Апай шуның өстенә бик оста аш-су остасы, тегүче дә иде.
Төне буе безгә кием салым текте – киеп кайтырга да, бүләккә дә. Алып кайтырга ипидән сохари киптерде. Ике ай дигәне безгә тоелмыйча үтеп китте. Кайтырга юлга чыкканда бу ике туган, кабат очраша алмаячакларын күңелләре сизепме, бик озак елашып аерылыштылар.
Нәсел җепләребез шул якта булгач, ул якларга күп йөрдем. Ул вакытта шахталар эшли, кибетләр бик бай, ризыклар бик сыйфатлы иде. Тулаем алганда халык бик бай яшәде. Бай балалары эшләп калдырган, беренче тапкыр мине каршы алган ике катлы бу йорт зур тәрәзәләре аша елмаеп, «Тагын килдеңме?» диеп, каршы алып, озатып калалар иде. Бу йорт яныннан узганда шушы йорттан бакыйлыкка күчкән туганнарым рухына бар белгәнемне укып, дога кылып киттем. Алтынчы баруымда СССР таркалган чор иде. Гөрләп эшләгән шахталар ябылган. Нинди бай кибетләрдә җил уйный, берни юк. Автобуслар йөрми, урамнар кардан чистартылмаган, тар сукмактан таягына таянып бер-ике карчык үтеп бара. Автобус тукталышының ярты стенасы юк. Шуның кырыенда «әнә авам, менә авам» дип, ике исерек басып тора. Яңа эшләнә башлаган ике-өч йорт ярты юлда калган. Элек кешеләр яшәгән йортлар ярым җимерек ,әйтерсең лә бу тирәләрдән ниндидер ураган узган. «Я, Хода, киләчәктә тагын безне нинди язмыш көтә икән», – дигән уй белән, юлга кузгалдым...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев