Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Егерменче тапкыр!

Кичә Олы Мәңгәрдә районыбыз мәктәпләрендә укучы чаңгычылар ярышты.

Кичә Олы Мәңгәр авылында Хәтер көне булды. Әфган сугышында һәлак булган Илдар Хәйдәр улы  Сафиуллин  призына районыбыз мәктәпләрендә укучылар арасында егерменче тапкыр чаңгы ярышы уздырылды. 

Бәйге тугызьеллык һәм унберьеллык мәктәп укучылары арасында аерымлап оештырылды. Һәр мәктәптән  2 кыз, 2 малай катнашты.  Тугызьеллык мәктәптә укучыларга старт аерым, унберләргә аерым бирелде. Җиңүчеләр дә шулай ук аерымлап шәхси һәм командалар арасында  билгеләнде. 

Командалар -  тугызьеллык мәктәпләр арасында:

1 урын- Мәңгәр мәктәбе,

2 урын - Яңа Шашы мәктәбе, 

3 урын - Иске Өҗем мәктәбе.

Унберьеллыклар  арасында:

1 урын - Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы

2 урын - Күңгәр мәктәбе, 

3 урын - Бәрәскә мәктәбе.

Шәхси беренчелектә җиңүчеләр:

Тугызьеллык мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр:

кызлар

1 урын - Гимадиева Зилә (Бәрәзә)

2 урын - Хөснетдинова Зөһрә, 

3 урын- Рәкыйпова Әдилә

малайлар

1 урын - Закиров Хәлим (Яңа Шашы)

2 урын- Филатов Айзат ( Олы Мәңгәр)

3 урын - Әүхәдиев Марсель (Олы Мәңгәр) 

Унберьеллык мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр:

кызлар

1 урын - Муравьева Мария (техникум)

2 урын - Сергеева Екатерина (техникум)

3 урын- Петрова Елизавета ( Күңгәр)

малайлар

1 урын - Осаев Никита (техникум)

2 урын - Сергеев Андрей (техникум)

3 урын - Мирабзалов Бегзад (техникум)

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев