Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Гиззәтуллин Җәүдәт истәлегенә -  волейбол ярышы

Кичә кимеләргә хөрмәтем артты. Алар узган ел вафат булган әфганчыны зурлап искә алдылар. Күлле Киме авыл җирлегендә 6 ир-егет катнаша  әфган сугышында. 

Әфганчы интернацоналистлар көне уңаеннан,  озак еллар волейбол ярышларында катнашып, район данын яклаган  Гиззәтуллин Җәүдәт истәлегенә волейбол ярышы оештырдылар алар.

  Авыл яшьләре өлкәннәр 3 команда булып катнашты бәйгегә. Олы Әтнәдән ветераннар командасы кунакка килгән иде.  Ярыш башланыр  алдыннан катнашучыларны авыл җирлеге башлыгы Хәмит Гәрәев, хуҗалык җитәкчесе Ленар Сәмигуллин сәламләп, уенчыларга уңышлар теләделәр.

    Әлеге чарада  әфганчы авылдашлары  Мөдәрис Заһидуллин белән  Гиззәтуллин Җәудәтнең улы Альберт та чыгыш ясады.

Уен бик күңелле дустанә барды. 1 урынга -  Күлле Кименең Түбән оч командасы,  2 урынга -  авылның Югары оч урамы командасы, 3 урынга, кимеләрчә әйтсәк, аргыяк урамы командасы лаек булды. Олы Әтнәдән килгән кунаклар исә  уеннарның бөтенләй дәрәҗәсен күтәреп җибәрде.

Җиңүче 3 командага да кубок һәм спонсорларның акчалата бүләге бирелде.

      - Авыл җирлеге , ООО "Дусым" хуҗасы  Илһам Наил улы,  Күлле Киме мәчетеннән Илдар Хашимов  - уенны оештыруга зур ярдәм күрсәтүчеләр.  Алардан тыш ИП. Заһидуллин үзеннән өлеш кертте һәм Гиззәтуллин Җәүдәтнең туганнары да җиңүче командаларны буләкләделәр, ярышның югары дәрәҗәдә узуына үзебез дә бик сөендек - ди Күлле Киме мәдәният йорты җитәкчесе Чулпан Сәләхова.

Уеннарны оештыручы Күлле Киме мәдәният йорты хезмәткәрләре   район үзәгеннән килгән командада уйнаучыларны да  бүләксез калдырмадылар.

Фотолар Күлле Киме мәдәният йорты альбомыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X