Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Илгизәр Зарипов истәлегенә - хоккей ярышы

Күәм урта мәктәбе коллективы менә ничә еллар инде авылдашыбыз Илгизәр Фәгаль улы Зарипов истәлеген олылап яши.

Илгизәр абый Зарипов -  тормышка, спортка гашыйк кеше иде. Кешелеклек, ихласлык....кулыннан килмәгән эше юк. Ферма мөдире дә булып эшләде, оештыру сәләте зур иде. Безнең күршебездә генә яшиләр иде. Иртәрәк китте. 

Тормыш иптәше Миңлегеөл апа терлекчелектә эшли, оныклар, балалар бәхетенә куанып яши. 

Күәм урта мәктәбе коллективы, укытучысы Булат Зарипов, сыйныфташлары мәрхүм сыйныфташларының истәлегенә хоккей ярышы уздыра башладылар. Ничә еллар рәттән уза ул.

Быелгысы да ике тапкыр үтте аның.

- Беренчесе - олылар арасында узды. Анысының  спонсоры - Илгизәрнең улы булды. Кичә икенче ярышны да Илгизәр Фәгаль улы хөрмәтенә оештырдык. Монысының спонсоры - "Тукай" хуҗалыгы. Кичәге ярышта 18 яше тулмаган хоккейчыларыбыз көч сынашты. Ни өчен алар, безнең ӘХЛ уеннарына да керә алмады бу яшь аралыгындагы хоккейчылар, ә хоккей уйнарга яшьләребез бик ярата. Без менә шул яшь аралыгындагы уйнаучыларга үзләрен сынарга мөмкинлек бирдек. Өч команда уйнады, әйтергә кирәк әйбәт уйнадылар. Беренче урында - Күәм командасы, икенче урында - Бәрәскә, өченче урында - Олы Мәңгәр командасы. Бүләкләүләр булды аннан соң - ди укытучыбыз, остазыбыз, тренер Булат абый Зарипов.

Күңелне сөендергәне: чираттагы ярыш авылдашыбыз, Күәм мәктәбен тәмамлап, Чернобыль фаҗигасенә беренчеләрдән булып кергән, алган нурланыштан вафат булган Реваль Низамов истәлегенә дә хоккей ярышы оештырырга җыена әле алар. Анысында үзебезнең җирлектән 4 команда катнашачак: мәктәп укучылары, студентлар, ветераннар, эшчеләр керәчәк ул командаларга.

Рухлары шат булсын. Исәннәренә савап язылсын.

 Фотолар Күәм мәктәбе альбомыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев