Әтнә таңы

Истә, һаман да истә

Бу коточкыч вакыйга турында СССР дигән илдә яшәгән һәм Гитлер Германиясе басып алган Европа илләрендә яшәгән халыклар үзләренең хәтерләрендә озак сакларлар һәм буыннардан буыннарга тапшыра барырлар.

Әдһәм ГАЙНУЛЛИН, Бәрәскә авылы
Хәрби хезмәт үткәндә сугыш ветераны, майор Колотков Василий Яковлевич дигән белорус кешесе белән бер бүлмәдә утырып эшләргә туры килде. Тормыш юлымда яхшы кешеләр күп очрады, әмма ул күңелемдә аерым урын алып тора. Аның турында кинокартина төшереп булыр иде. Кешелекле, үз һөнәренең остасы, зәвыклы, искиткеч ярдәмчел, кешеләрне ярата һәм хөрмәт итә белде. Һәр очракка да аның үз фәлсәфи карашы бар иде. Бүлмәдә 2-3 чебен күренсә дә, тәрәзә ачып куып чыгара, “Алар болай да кыска гомерле”, дия иде. Аңа хәрби түгел, балалар табибы булырга кирәк булган, дип уйлый идем. Бөек Ватан сугышы турында да күп нәрсәләр сөйләде ул. Сөйләп бетергәч: “Их, бу хәлләрне булдырмаска да  мөмкин иде бит”, – дип әйтә иде. “Сугыш булу ихтималын җитәкчелек белгән, аларның ваемсызлыгы аркасында килеп чыккан ул”, – дип тә сөйләде.
1939 елны, Гитлер Германиясе Польшага бәреп кергән елны алына ул армия сафларына. Ә 1941 елны фашистлар Германиясе СССРга һөҗүм итә. Сугышка кергәндә ул инде “старшина” дәрәҗәсендә була. Мәскәү астына кадәр чигенү ачысын татый ул. Берничә тапкыр яралана. Кызыл Армиягә алынганда авылында әти-әнисе, сеңлесе һәм энесе кала. Авылга немецлар кергәч, талау, яндыру, мәсхәрәләү, үтерү башлана. Халыкны нык җәфалыйлар. Сау-сәламәт әби-бабайлар, яшүсмерләр, балалар Белоруссиянең кеше йөри алмый торган сазлыкларына, үзләре генә белгән урыннарга китеп, төркем-төркем урнашалар. Кыш җиткәнче үк “землянка”лар казып урнашалар. Тора-бара аларны берләштереп, партизан оешмалары барлыкка килә. Югарыдан килгән күрсәтмәләр нигезендә фашистларга каршы кыю сугышчан хәрәкәтләр алып бара алар. Тимер юлларда фашистларның эшелоннарын, хәрби техникаларын юк итәләр, азык-төлек запасларын кулга төшерәләр, аларга каршы һөҗүмнәр оештыралар. Фәкать җирле халык кына йөри ала торган сазлыкларда, сазлыклы урманнарда үз хуҗалыкларын оештырып бәрәңге, кәбестә, чөгендер кебек яшелчә үстереп, мал-туар тоталар. Артык тирән булмаган күлләрдә балык үрчетәләр хәтта.
Сугыш башлап, Октябрь бәйрәменә Мәскәүдә булыр­га ниятләгән Гитлер ике мөһим әйберне уйламаган: беренчесе – Россия табигате, 1941 елның көзе-кышы үтә суык була, икенчесе – партизаннар хәрәкәте. “Партизан” дигән сүздән үк немецларның коты очкан. Сазлыкларга керү түгел, ул хакта сөйләшергә дә курыкканнар. Фашистлар өчен сазлыкларда ниндидер сихри көч яшәгән кебек тоелган. Кызыл Армия фашистларны куып, Василийның туган авылына җиткән. Мәкалә героена да туган авылын дошманнан азат итүдә катнашырга туры килә. 3 көн һәм 3 төн дәвамында авыл өчен каты сугыш бара. Күп кан коела, югалтулар күп була. Безнең гаскәрләр авылны фашистлардан азат итәләр. Василий туып-үскән нигезенә йөгерә. Тик кара күмергә әйләнгән, пыскып утыручы йортны күреп тетрәнә. Шактый вакыт тораташтай басып, карап тора ул. Үзәк урамга, авыл уртасына юл ала. Андагы коточкыч күренештән башындагы чәчләре ак төскә керә. Берничә урында кеше аса торган дар агачлары һәм һәрберсендә берничә мәет күрә ул. Күкрәкләренә “Партизан” язуы тагылган әти-әнисен һәм энесен көч-хәл таный. Ә 16 яшьлек сеңлесен шул дәрәҗәдә көчләп мәсхәрәлиләр, үле гәүдәсен әти-әнисенең аяк астына китереп ташлыйлар, танырлык та булмый. Аларны җирләп бетерүгә, үтә дә мөһим бурыч үтәргә дигән боерык ала.
Сугышны Калининград җирендә тәмамлый. Авылына кайтып бераз торгач, кире үзе хезмәт иткән частькә кайта. Берничә тапкыр белемен күтәрү курс­ларында укый. Менә шундый мәгълүматлар. Инде бүгенге һәм киләчәк буыннарга сугыш авырлыкларын күрергә язмасын. Тормышның, тынычлыкның кадерен белеп, шөкер итеп яшик.

Реклама

Архив фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: