Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Күңгәрдә волейбол турниры булды

Кичә Күңгәр мәдәният йортының спорт залында

Әфган сугышында һәлак булган Күшәр авылы егете Хәйруллин Зөлфәт Зөфәр улы истәлегенә һәм ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан  волейбол турниры үткәрелде.

"Күшәр", "Күңгәр" иганәчелегендә уздырылган бу ярышта биш районнан сигез команда катнашты.

Көн дәвамында берган әлеге бәйнең җиңүчеләре булып Әтнә волейбол командасы калды. Икенче урында - Күңгәр командасы, өченче урында - Биектау районы командасы. 

Җиңүчеләргә акчалата бүләк, кубок, медальләр тапшырылды.  Мәгълүматны  Күңгәр мәдәният йорты җитәкчесе Райлә Галиева хәбәр итте. Фотолар да аныкы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев