Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Мөхәммәт Мәһдиевнең Мөршидә Ваһаповага язган хаты - якты хатирәләр - фото

Халык язучысы, галим Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына узган елның 1 декабрендә 90 ел булды.

"Әтнә таңы"ның алыштыргысыз хәбәрчесе Мөршидә апа Ваһапова да юк инде. Урыннары оҗмахта булсын. Әлеге язмам аларның рухларына дога булып барсын. Әлеге Мөхәммәт аганың хаты хатирәләр өермәсен дә кузгатты. 

      Зыялы кеше затлы була, гади була. Мөхәммәт ага шундый шәхес иде. Миңа, Әтнә районының колхозчы гаиләсендә туган бер кызга,  Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә  уку бәхете насыйп булды. Ә укырга кергәндә татар теле һәм әдәбиятыннан имтиханны уку йортының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керүчеләр белән бергә бирергә туры килде. Бәяләү комиссиясендә - 3-4 укытучы. Берсе - Мөхәммәт Мәһдиев.

       Билет алдым. 13 нче билет:  Муса Җәлилнең "Маобит дәфтәре" белән бәйле.  Татар телендә - җөмлә төзелеше. Бирелгән җөмләне тикшерәсе  - сүзен сүзгә хәтерләмим, әмма җавапларны беләм. Билетны алдым да "Сөйләсәң буламы?" дим. Мөхәммәт абый миңа карады да, "Бар, сеңелем, утыр, әзерлән, әле вакытың бар",- ди. Барып утырдым. Нинди әзерләнү,  минем күзем  Мөхәммәт абыйга төбәлгән. Тере язучыны, яраткан язучымны беренче күрәм, ул минем алдымда утыра. Әле җитмәсә, мин аңа имтихан бирәчәкмен. Үзем Аллаһы Тәгаләгә оятка калдырмаганы өчен рәхмәт укыйм. Сорауларга җавапны белмәсәң нихәл итәргә кирәк. Мөхәммәт абыйга карап,  ничек белмим дип әйтеп була. 10-15 минут утырдым, кәгазь битенә саннарны гына сырлап куйдым. Минем  тизрәк сөйлисем килә, Муса Җәлилнең күп шигырен яттан беләм, сәхнәләрдән сөйләгән бар. Кыбырсыйм: "Җавап бирсәм ярыймы?"  дим, Мөхәммәт абыйның түземе бетте булса кирәк, башка укытучыларга карап нидер сөйләшеп алдылар  да, "Йә, сөйләп кара..." дип алга чакырдылар.

Мин Муса Җәлилне сөйлим, үзе турында, шигырьләре турында. Еллары да истә, чөнки яраткан шагыйрем. Шигырьләрен яттан сөйлим. Туктаттылар, "Җитәр, әйдә икенче сорауга күч"... - бетте. Җөмләне дә тикшереп бетердем. Өстәмә сорауларга да җавап бирдем. Шунда Мөхәммәт абый башка укытучыларга "Бер сорау бирәм, тик бу җавапны  белмәсә, билгесен төшермәссез", - диде.  Хәзер ул сорауны төгәл хәтерләмим, язучыларның Җәлил турындагы фикерләре иде булса кирәк, чөнки җавапны мин үзебезнең күршедәге Маһруҗамал әбигә кайтып йөргән Самат абый Шакирның сөйләгәннәренә, үзебездә кунак булган Самат абый белән кайткан тере язучыларның аралашканнары, әтием Мәхмүтнең ( ул чакта аның әдәбиятны яхшы белүенә гаҗәпләнгәнем дә истә) алар  белән бәхәсләшкәннәреннән колакка эленеп калган сөйләшүләргә нигезләнеп бирдем. Миңа "5"ле куйдылар.

Мөхәммәт Мәһдиевнең "Ник журналистикага керәсең, әйдә безнең татар теле, әдәбияты бүлегенә кер..."-дигәненә гомерем буе куанып яшәдем. Дөресрәге оятка калмаганыма куанып дисәм дөресрәк булыр. 

Олы җанлы бу галим-язучы шаян да иде. Мин  беренче курс студенты, чәчем бер толым итеп үрелгән, озын, билдән түбән төшеп тора, калын. Унберенче катка баскычтан менәбез. Кайсы кат тирәсе икәнен төгәл хәтерләмим, лекциягә соңга калмаска йөгергән вакыт. Шул кызу арада кемдер чәч толымымнан тарта.  Берәрсе кызык ясарга телидер дип, кулына сугарга әзерләнеп борылсам,  Мөхәммәт ага кулымнан тотып алды: "Чү, сеңелем, мин ул. Парик түгелме икән дип тартып карадым. Кайсы суларда юып үстердең бу чәчеңне?"  дип сорады. "Мин  - Әтнә кызы, Мөхәммәт абый", дип кенә әйтә алдым. " Чәчеңне кистерсәң, университеттан үзем кудыртам", - дип елмайды. Чәчне соңгы курсларда кистерергә туры килде, күз тидеме, коела башлады. Әбиемнең өшкерүләре генә аны саклап кала алмады. Мөхәммәт ага да уку йортыннан кудырмады, киресенчә "Кер әле син әдәби түгәрәккә..." дип, бер гади генә авыл кызына киңәшләрен бирде...  Истәлекләр шулкадәр кадерле. 

Менә шул гадилеге, затлылыгы, кешеләргә булган игътибарлы карашы белән укучыларының хәтерендә яши ул һаман.  Әниемнең күптән түгел  "Мөхәммәт Мәһдиевне төшемдә күрдем, бик матур киенгән иде, куанып йөрүедер. Сеңелем Тәнзиләнең ире Ильяс белән бик аралашалар иде алар", - дип әйтеп куюы, минем өчен көтелмәгән яңалык булды.

       Менә бу, күптән түгел генә безгә, "Әтнә таңы"на  килеп эләккән  хат та  -  алыштыргысыз, бәяләп бетергесез  истәлек.

       Мөршидә апа бик затлы, белемле, тырыш укытучы-хәбәрчебез иде. Гомере буе Мәрҗаниләр нәселен өйрәнде. Мөхәммәт абыйга да кайсыдыр мәкаләсен укыганнан соң, хат язган  булса кирәк. Ачыклауны сорап язган. Иң шатландырганы: хәбәрчебезнең хаты җавапсыз калмаган. 1987 елның 24 гыйнварында  Мөхәммәт Мәһдиев җавап яза  Мөршидә апага. Фотодагы хаттан таный алмаучылар булса, дип күчермәсен тәкъдим итәм.

 

Сорауларыгызга җавап язам.

1) Мин Арчада курсларда укымадым, анда укыган кыз - минем бер туган апам. Уртак төшкән  карточкада ул бар.

2) Мәрҗанинең бабасы (алтынчы буын) Габделкоддус Мәрҗан авылына килеп, шунда мәхәллә оештырган ( беренче тапкыр). Нәселгә шул псевдоним алынган. 

3) Минем мәкаләдәге Япанчы - шул инде, татарлар Ябынчы  дип йөртәләр, элегрәк документларда Япанчы да, Епончино дигәне дә бар. 

4) Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин хәзрәт  башта Ябынчыда, аннан Ташкичүдә имам булып торган.

Димәк, икесе дә, Ш.Мәрҗанинең туган, торган авылы.

Сезгә сәлам белән М.Мәһдиев.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев