Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Сабиров Рамил истәлеге

Истәлекле даталар күп вакыт. Бөтендөнья әфганчылар сугышы тәмамлануга 31 ел тулу уңаеннан районыбызда күп чаралар узды. Монысы Күлле Киме авыл җирлегендә узганы.

Волейболчы Сабиров Рамил истәлегенә һәм әфганчы авылдашларны искә алу максатыннан, Күлле Киме спорт залында икенче ел рәттән волейбол ярышы уздырылды. 

Әлеге уенда 5 команда катнашты: Бәрәскә командасы, Әтнә ветераннары командасы, Кименең Югары Оч, Аргы як, Түбән оч командалары көч сынашты.

Ярышны оештырырга ООО"Дусым" хужалыгы, К. Киме авыл жирлеге, иганәчеләр Сабиров Фәрит, Заһидуллин Мөдәрис ярдәм итте. 

Шулай ук авыл мулласы, мәктәп директоры, мәктәп ашханәсе коллективы да бу ярышны уздыруда үзләреннән өлеш керттеләр. 

Җиңүчеләр:

Беренче урын һәм кубокны Күлле Кименең Түбән оч командасы алды. 

Икенче урында - Аргы як командасы,

өченче урында - Әтнә ветераннары, 

дүртенче урында - Бәрәскә командасы, 

бишенче урында - Югары Оч командасы. 

 

Фотоларны Күлле Киме мәдәният йорты фотоальбомыннан алдык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев