Суслонгер лагеренда ачка үлгән
“Әтнә таңы” газетасында “Суслонгерда туган җир туфрагы” дигән язма басылып чыкты.
Әлеге лагерь турында минем беренче ишетүем иде.
Әтнә районыннан 150 километр ераклыкта, Мари-Эль республикасы Звенигово районында урнашкан Суслонгер поселогы зур тарихи әһәмияткә ия урын.
1941-43 елларда әлеге лагерьда республика буенча һәм төрле төбәкләрдән килгән кешеләрдән сугышчылар әзерләгәннәр.
Хәер, әзерләгәннәр дип әйтү бик дөреслеккә туры килмәстер мөгаен, биредә баһадирдай егетләрне ачлыктан интектереп хәлсезләндергәннәр, күбесен үтергәннәр, кайберсе үз-үзенә “кул салган”. “Әлеге әзерлекне үтеп, сугышка китү бәхетенә ирешкән” солдатлар да, күп сугыша алмыйча үлгәннәр. Бу сәясәтне аңлавы авыр. Илебезне сакларга кирәк булган кешеләрне ник хәлсезләндерергә? Күрә торып, ачтан үтерергә?!!! Аңлашылмый. Әлеге ир-атлар, сугышка бармыйча, гаиләләре янында калып, илебезгә зуррак файда китергән булырлар иде мөгаен. Бу лагерьда бабамның әтисе Батталов Галләм Баттал улы да була. Ул анда 1941 елның августында эләгә. Бабамның әнисе Галия әби, 3 тәүлек дәвамында 120 километр араны җәяү үтеп, 4 тапкыр иренең хәлен белергә бара. Тик кайвакыт аны күрә алмыйча кайтып китәргә мәҗбүр була, сакта торучылар катгый рәвештә бабамны әби янына чыгармыйлар, алып килгән ризыкларны тартып алалар. Берюлы бары түшенә яшереп кенә ипи кисәге алып керә ала. Нык ябыккан, хәлсезләнгән бабам әлеге ипи кисәген агач башына менеп утырып ашарга мәҗбүр була, чөнки җир өстендә ипи ашаганын күрсәләр, тартып алалар, бөтен кеше ач. Күәм авылыннан бабай белән бергә өч ир-егет китә, аларның берсе дә кире әйләнеп кайтмый.
Бабам Суслонгердан сугышка китеп вафат булса, аның бертуган абыйсы Кави әлеге лагерьда үлеп кала.
1943 елда лагерьдагы хәлләр турында мәгълүмат Мәскәүгә барып ирешә һәм СССРның халык комиссары Климент Ворошилов, үзе килеп, әлеге лагерьның эшчәнлегенә нокта куя.
Ул чорда үлгән солдатларны тирән бер чокырга ыргытып барганнар, качарга талпынучыларны атып үтергәннәр.
Соңгы елларда бу урынга зур игътибар күрсәтелә икән, Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов җитәкчелегендәге төркем әлеге тарихи урынга зиярәт кыла. Тирә-юнен булдыра алганча төзекләндереп, әрвахларга дога укып, корбан чалалар. Бу изге эшне алар чын йөрәктән, күңел кушуы буенча эшлиләр.
Сүрия апа язган мәкаләне укып чыгу белән якташларым өчен горурлык хисләре тойдым. Үземнең дә, Мари-Эль Республикасына барып, әлеге җирне күрү теләге барлыкка килде. Күптән түгел әнием Петербург каласыннан кайткач, Пескарев мемориал зиратына сәяхәт кылуы турында сөйләп, фотографияләр күрсәткән иде. Әлеге зиратта Ленинград блокадасында һәлак булган якынча 490 мең кеше күмелгән. Фото һәм видеоларны күреп хәйран калдым, мемориал комплексны һәрвакыт сакчылар саклый. Рәт-рәт тезелгән каберлекләр матур итеп төзекләндерелгән, көз ае булуга карамастан, һәр каберлеккә чәчәкләр куелган. Ә музеенда ипи кадерен күрсәтүче экспонатлар һәм шул чорны сурәтләгән фотолар эленгән. Күренеп тора: Петербург каласының җитәкчелеге Ленинград блокадасында вафат булган сугышчылар һәм тыныч халыкның рухын искә алуга зур игътибар бирә. Анда урнаштырылган үлемсез ана һәйкәле безнең халыкның көчле булуын күрсәтә.
Шушы фотоларны күргәннән соң Суслонгер лагеры турында берни белмәвем өчен оялып та куйдым. Ул да бит безнең тарих! Миңа калса әлеге тарихи урынга җитәкчеләребез һәм гади халык та зур игътибар бирергә тиеш. Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк диләр. Форсаттан файдаланып, Суслонгер лагеренә зиярәт кылып, аны төзекләндереп, әрвахлар рухына дога кылучы якташларыма зур рәхмәт белдерәсем килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев