Әтнә таңы

"Әти кадере" - Балтач сәхнәсендә"! Алия ничекләр түзде...

Сулкылдап еларга күп кирәкми. Бәгырьгә үтә торган бер бозлы сүз дә, бер җылы сүз дә, бик кадерле кешеңне янәшәңдә тою да җитә...

   Кырыс заман белән бергә чапкан мәлебез. Вакытның да, адәм баласының да кыйммәте югала барган заман. Бала да, ана да, яшәеш тә элекке түгел. Үзгәрәбез. Кайда анда үлгәннәрне искә алу. Бик якын кешең, үзәгең өзелгәнең булмаса, барын  да онытып бара торган бүгенге көн  ташкурчакларына әйләнә барабыз күк.

Ярамаганын да беләбез үзе. Тик  ниндидер өстен көч бездән көчлерәк кебек. Менә шулай яшәп, чабыш атыдай чапканда сөрлегеп, аңга да киләсең. Җитте сезгә, дигән кебек чынбарлыкка кайтара торган вакыйгалар да булып ала. Менә шундый   көтелмәгән очрак  безне Балтачка китерде. Айнытты. Сулкылдатты. Үткәнгә Равилле чакка кайтарды. Әллә Равил үзе китердеме икән?!.

Балтач районының Норма урта мәктәбе коллективы Россиядә - Театр елын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтү максатыннан, бер әсәрне сәхнәләштермәкче була.

- Күп эзләдек, бик күп язучыларның пьесаларын укып чыктык. Кайсында мәхәббәт өлкәсе артык тирә , кайсында укытучы белән балаларны сәхнәгә чыгара торган түгел. Кайсының теле истә калмый. Аның бит әле әдәбе, әхлагы да бик кирәк. Таба алмый интеккәч, Алия Садриева белән дә сөйләшеп алдык, бергә укыдык, татар теле, әдәбияты да укыта, бәлки без белмәгән берәр әсәр табылмасмы янәсе. "Безнең Равилнең язган бер пьесасы бар инде, ул ярамасмы икән?",  дип әйтеп куйды. Эзләп аргач, Алиянең хәлен белергә Күәм авылына кайттык. Мин - Күәм килене, Айрат - Күәм авылы егете. Равил белән бик дуслар иде. Мәктәп директоры булып эшләгәндә Айратны үзенә эшкә дә алды әле ул. Барып кердек, сөйләшеп утырганда,  "Әти кадере" пьесасының электрон вариантын ышанып тапшырды  безгә Алия. "Укып карагыз, коллективыгыз ни әйтер?" дип озатып калды. Укыдык. Барыбыз да ошаттык. Эчтәлеге дә, теле дә, әдәбе дә безне күздә тотып язылган. Укытучы язган шул. Тарих укытучысы. Тотынып карыйк дип,  әсәр өстендә эшли башладык. Кереп киттек, чыга алмыйбыз хәзер. Башта үзебезнең Норма авылында куйдык. Халык яратып кабул итте. "Хатын-кызлар елар инде, мин дә түзә алмадым, башыннан ахырына кадәр елап утырдым. Сугышның, ул елларның бар фаҗигасен шулкадәр тирәнлек белән ача алган Равил...", дип бәяләде ирем Айрат та. Ул бик сирәк күз яшен күрсәтә. Ә Равил Мөхтәр улы барыбызны да елатты. Без бу әсәрне яраттык. Тамашачылар да яратты. Куюыбызны сорый башладылар. Тәвәккәлләп, Балтач мәдәният йортында куярга булдык, - дип сөйли Норма мәктәбенең директоры  Ләйсән Гатауллина. 

     Без - Равилнең хатыны, өч бала анасы Алия Садриева, апасы Айсылу Галимуллина һәм мин, 43 яшендә вафат булган кадерлебез, туганыбыз,  хәбәрчебезнең, дустыбыз Равил Мөхтәр улының якты истәлеген хөрмәтләгән әлеге коллективның чыгышын карамыйча кала алмадык билгеле. Бардык, таныштык, тамаша залының зурлыгын күргәч, карарга килсәләр генә ярар иде, дип бер теләдек, спектакль башлангач, уйный гына алсалар ярар иде дип, Аллаһы Тәгаләдән тагын  сорап утырдык.  

Реклама

      Искитмәле уен күрсәттеләр балтачлар, башлануы, тәмамлануы, рольгә керү осталыгы, күз яшен тыя алмаган тамашачы, тулы зал... һәм без, күз яшьләре аша рәхмәт сүзләрен җиткергән әтнәләр.

    Равилнең хатыны Алия Садриевага тирән хөрмәт белән бер кочак чәчкә дә бүләк итте алар. Равилне зурладылар, Әтнәне зурладылар. Күңел дөньясы бай булган халык кына эшли ала моны.  Укытучы гаиләсенең фаҗигасен,  укытучы язган әсәрне укытучыларның сәхнәгә куярга алынуына шатланды күңел... 

Без Сезне яраттык, балтачлар! Ихлас рәхмәтегез, алкышларыгыз өчен, туасы баласын да күрми дөньядан киткән Равилне бер мизгелгә генә янәшәбезгә кайтарганыгыз өчен, рәхмәтебезне кабул итегез. Без аны чынлап та янәшәбездә итеп тойдык. Рухы шат булсын...

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: