Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Әтнәдә әфганчыларны хөрмәтләделәр

Бүген Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында

районыбызның әфган сугышында катнашкан ир-егетләрне хөрмәтләделәр. 

Әтнә районыннан 42 ир-егет - 18 яшьлек егетләр барып керә Әфганстандагы сугышка. Шул егетләрнең икесе Олы Мәңгәрдән -  Илдар Сафиуллин белән Күшәрдән  Зөлфәт Хәйруллин сугышчан дусларын коткару бәрабәренә ятып калалар. 40 ир-егет исән-сау әйләнеп кайта. Тыныч тормышта яралардан унысы вафат була.

Бүген районыбызда менә шушы әфганчы ир-егетләрнең батырлыгын зурлап, һәйкәл ачу тантанасы булды. 

Әлеге тантанада Хәрби Дан клубы җитәкчесе Михаил Валерьевич, район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Каюмов, Арча-Әтнә хәрби комиссары Алмаз Борһанов, авыл җирлекләре башлыклары, укучылар, студентлар катнаштылар.

Тулырак язманы соңрак укырсыз.

С.Мингатина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев