Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Уникенче номерлы балалар йорты

Саимә Сабирова, Күлле Киме авылы ветераннар советы рәисе

Балалар теләсә кайсы дәүләттә югары игътибар һәм кайгыртучанлык объекты булып тора, чөнки алар, һичшиксез, илнең киләчәген билгели.
Бөек Ватан сугышы чорында Татарстанда балалар йортлары саны 96 берәмлеккә арткан. 1940 елда республикада 2250 бала исәпләнгән 17 балалар йорты булса, 1945 елга балалар йортлары саны 113кә кадәр арткан, аларда тәрбияләнүчеләр контингенты 11686 кеше тәшкил иткән.    Татарстанда балалар йортлары даими рәвештә җитәкчелек итүче инстанцияләрнең күз уңында торган. Әмма балалар өчен кирәкле матди-көнкүреш шартларын оештыру өчен күп көч куелуга карамастан, проблемалар шактый акрын хәл ителгән. Финанслау начар. Өс-баш, аяк киемнәре, дәреслекләр җитми. Балалар йортлары өстәлләр, урындыклар, юрганнар, урын-җир әйберләре, ятаклар, караватлар белән  җитәрлек күләмдә тәэмин ителмәгән. Балаларның икешәрләп койкада яки  идәндә йоклавы да еш булган. Мунча, кер юу, юыну урыннары юк. Бина эчләре салкын. Тыгызлык, антисанитария, начар туклану авырулар таралуга китерә. Ачлык һәм игътибар булмау сәбәпле, монда тәрбияләнүче балалар еш кына  качалар.  Күлле Кимедә урнашкан уникенче номерлы балалар йортында тәрбияләнгән балалар хәле ничегрәк соң?  (фотода уникенче номерлы балалар йорты коллективы). Кайбер чыганаклар балалар йортының 1946 елның маенда ачылуын дәлилли. Ләкин Күлле Кимедә бу беренче балалар йорты түгел. Аңа кадәр дә 20-30 елларда балалар йорты эшләп килгән. 1949 елның 1 сентябренә уникенче номерлы  балалар йортында барлыгы 95 бала тәрбияләнә.  Милләте буенча – 93 татар, 7 бала  рус. Әти-әниләре турында мәгълүмат – әтиле – 3; әниле – 11, ятимнәр – 86.  
Балалар йорты ике янәшә торган бинага урнашкан җиде бүлмәдән тора. Балалар шул бүлмәләрдә дәрес хәзерли, пионер бүлмәсе дә шушы максаттан кулланыла ала. Биналар керосин белән яктыртыла. Керосинга, ризыкка, утынга кытлык күзәтелми. Бүлмәләрдә җылы, якты. Төзелешкә һәм ремонтка  бүлеп бирелгән 63973 сум акча тулаем тотылып беткән. Шушы акчага яңа кухнялы ашханә, киптерү бүлмәсе белән кер юу бинасы, изолятор төзелгән. Балаларга бирелә торган ризык туклыклы, 3100-3200 калорий тәшкил итә. Дүрт тапкыр ашату оештырылган. Балалар йортындагы тәрбияләнүчеләрнең тамагы тук, өсте бөтен.   Моны без 1949-1950 елларда төзелгән отчёттан күзәтә алабыз.  Хисап хисап инде ул. Чынлыкта да шулаймы бу? Шушы чорда авыл балаларының хәле ничегрәк соң? Фердинант  Гайсин Солтан улы, Татарстанның  атказанган укытучысы, шушы чорда (1951-1961 елларда) мәктәптә укый:   “Яшьләрнең яратып җыелган урыннары: яшеллеккә күмелгән мәктәп, больница, клуб, ятим балалар  йорты. Бигрәк тә балалар йорты авыл егетләре өчен серле, тылсымлы урыннарның берсе иде. Анда тәрбияләнгән балаларның, үсмерләрнең тормышын,  көнкүрешен без коймадагы ярыктан күреп белә идек. Алар матур, пөхтә киенгән, тәрбиячеләре белән клубка киләләр, алар ашаган ризыкны без ашый алмадык, без ашаганны алар ашамады. Шулай да мичтә кыздырылган юка бәрәңгеләрне печеньега алмаштырган чак­лар булгалады. Без ирекле, алар ирексез, аларны кичке уеннарга чыгармадылар, шулай да качып чыгучылар булгалады. Шул хәлләрдән соң  балалар  йортындагы өч кыз бала Киме авылы егетләренә кияүгә чыктылар, шуларның берсе минем тормыш иптәшем булды (хәзерге көндә вафат)”.
“Мин авылда ата-анасыз калган ятим буларак, Мәрьям апа  (укытучысы) мине үз канаты астында тота иде, аның җылы карашын тоя, сизә идем. Авыл балалар йортында списать ителгән киемнәрне миңа алып бирергә Мәрьям апа, тарих укытучысы Шәмсеруй апалар ярдәм итте”.
1957 елны мәктәпне тәмамлаган Биктимерова Тәэминә Әхмәт кызы – тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган  мәдәният хезмәткәре, «Сөембикә беләзеге» иясе  түбәндәгеләрне искә ала:
“...Кыенлыкларга кил­гән­дә, иң үзәккә үткәне - рәтле киемебез булмавы иде. Авылга кайткан, мәктәпкә килгән (шимбә, дүшәмбе) көннәрне аягыбызда чабата була иде. Әлфинур апа Сәмигуллина (завуч): “Укучылар, үтенәм, зинһар, шул чабатадан кермәгез мәктәпкә”, – дия иде. Аның хакына тиз генә чабатаны шахта галошына алмаштырып керергә тырыша идек.

(Дәвамы бар).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев