Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәтер

Яңашашылар Нәзифә белән Айгөлне зурладылар

Кызларыбыз өч ел элек Әтнәдәге футбол ярышыннан кайтканда һәлак булдылар. Урыннары оҗмахта булсын.

    Ленар  Әгъләм улы Корбанов җитәкчелегендә  12 августта яшьләр  Нәзифә Шакирҗан  кызы Халикова  һәм Закирова Айгөл Айрат кызының якты  истәлегенә футбол турниры уздырачак, дип язган идем- 

http://atnya-rt.ru/news/khter/bezne-onytyrga-mmkin-tgel-nzif-m-aygl-istlegen-futbol-bygese

    Әлеге ярыш узды. Егетләр кызларның "пассив уйнамагыз..." дигәннәренә турылыклы калдылар. Уен бик киеренке булды. Нәзифә белән Айгөлнең рухлары шаттыр, шашылар кубокны үзләреннән җибәрмәделәр. 

    Бүләкләү өлешен Яңа Шашы авыл җирлеге башлыгы Марат Сабирҗҗанов башлап, иң элек ярышта катнашучы командаларга рәхмәт әйтте, матур уен күрсәтүләренә соклануын белдерде. Бүләкләрне - грамота белән кубокны дә җиңүче командаларга үзе тапшырды.

1 урында - Яңа Шашы командасы, 

2 урында - Әтнә командасы,

3 урында - Чембулат- Сап командасы.

Бәйге табын артында дәвам итте.

- Алдагы көннәрдә яшьләр җыелып стадионны тәртипкә китерделәр. Печәнен чаптырдылар. Арканда торган хайваннардан сон, калган "мина" ларны жыйдылар. Әйләнә-тирәсенә сызыклар сызып, чокып, пычкы чубе салып, линия ясадылар. Капкаларга сетка куйдылар. 3 урынга да грамота, кубоклар ясаттылар,  буләк - конвертка акча жыйдылар. Ярышны оештыру өчен һәрбер егетнең  көче һәм матди өлеше дә керде. Марат Сруровичнын, спортка битараф булмавы да спорт ярышларын оештыруга зур этәргеч бирә, - дип,сөенеп хәбәр итте хәбәрчебез Гөлнара Корбанова.

Сөенмәслек тә түгел, гел шулай дус булып, бер булып яшәсеннәр.

Фотода - җиңүче команда

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев