Этнэ таны

Ары "сандугачы" Равил абый вафат

Йөрәкләрне телеп-телеп газетабызның ышанычлы дуслары-хәбәрчеләре мәңгелеккә китеп бара.

Ары авылында яшәп, халык ихтирамын яулаган, республика сәхнәләрендә сандугач булып сайраган, олыгайган көннәрендә курайда уйнарга өйрәнгән, мунча миллеге ясау буенча республикабызда танылган Равил Мөхәрләм улы  Җәләев кичә 76 нче яшендә вафат булды. 12 декабрьдә аңа 77 яшь туласы иде.

Дөнья бәһасе кеше матур истәлекләр генә калдырып, кышкы аклык белән китеп барды.

" ... Каенга өстенлек бирәм. Моның өчен яшь агач сайларга кирәк. Ләкин миллек әзерләүче, агач күрдем, яфрагы бар, дип аны тунап бетермәсен, каеннарны екмасын иде. Алай эшләүне себерке җыюга санамыйм. Рәнҗи бит ул агач. Тияргә ярамый — киләсе елга да шулар янына барасы бит. Биш-алты пар чамасы имән себеркесе дә әзерлим. Чабынганда коелмый, йомшак һәм файдалы була ул. Быел юкә чәчәк атканда аннан да мунча себеркесе әзерләдем. Аның дәвасы турында күп сөйлиләр бит. Миллеге дә бик шәп була, диләр. Анысы инде артык зур итеп бәйләнми. Учка сыярлык, дәва өчен тотарлык кына булырга тиеш. Һәр себеркенең үз дәвасы бар. Барысын да аз-азлап әзерләп калырга тырышам..." - Равил абыйның бу киңәшләре белән республика халкы күпме мунча себеркесе әзерләмәде икән.

Реклама

Ә аның сәхнә тотулары аерым дөнья...

  Тормышны, кешеләрне яраткан ветеран лаеклы ялда булса да, авылдашлары турында газетага саллы мәкаләләр язып торды. Соклануын да, тәнкыйтен дә әйтә белде. Сокланырлык балалар, оныклар тәрбияләде. Үзеннән соң якты хатирәләр генә  калдырды...

Без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе колективы, Равил Мөхәрләм улы Җәләевнең вафатын белдереп, аның гаиләсе, якыннары, дусларының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә сезгә сабырлык бирсен. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.

Фото гаилә архивыннан алынды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: