Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Бүген китәм дә, башка китмәскә кайтам...” - Гафур Каюмовның якты истәлеге

 Һәр  сәгате санаулы булган, инде сәгате гомергә торган мизгелләрне барлап, Гафур абыйның һәр әйткән сүзен йотып, аларга  кайта-кайта нәтиҗә ясаган “Ызандашлар” утырышыннан “кайтып”  булмаган мәл...

   Гафур Шәкүр улы Каюмовның вафаты һәркайсыбызга  аяз көндә яшен суккан кебек тәэсир итте.  “Танылган режиссер, театр белгече ничек алай гына, кисәк кенә... ул, гомумән,  китәргә дә  тиеш түгел иде, күпме башкармаган эшләре калды... дөрес түгелдер бу хәбәр...” – әнә шулай  өзгәләндек, күңелебез  кабул итмәде, ышанмыйча  җаннар өзгәләнеп елаган мәл. Күз яше нәрсә ул, җан елау авыр...

     Читтән карап торганда кырыс, өзеп үз сүзен әйткән, объектив фикерле, һәр башлангычны сөенеп кабул иткән,  үз сүзен кире алып, гафу да үтенә белгән (бик сирәк шәхесләргә хас сыйфат)  бу олы шәхес  ике ел элек  оешкан  “Ызандашлар” төркеменең әгъзасы, укытучысы, киңәшчесе, дусты да иде. Шулай булмаса, төркемнең һәр кешесен каршылап, “Таныш булыйк, мин - Гафур Каюмов”, дип, елмаеп кул сузып безне каршыламас, “Нинди сәләтләр бар икән әле безнең...”, дип сөенә алмас иде.

    Арча җирендә булган бу очрашуга  Гафур абый Әлмәттән кайткан иде. Төркемне оештыручы Зиннур Тимергалиев белән очрашып, “Менә бит Арчаны тагын танытабыз әле, җиде районның иҗат итүчеләрен туплаган  бу төркемнең Арчада  очрашуы да тиккә генә түгел, Арча талантларны үзенә җыя, әле бу төркемнең иҗатчыларын барлап, осталарын күтәреп, әсәрләрен сәхнәләштереп тә булыр киләчәктә. Шулай булсын иде...” дип аралашканда,  мин ак көнләшү белән бу шәхесләргә карап тордым.  Бер мизгелдә йөзендә мең төсмер балкыды аның, куллар күтәрелде, алар ул чакта җирдә түгел иде. Кырыс режиссер якты күңелле  Арча малаена әйләнеп, Арча үрләрен барлый иде. Ярата иде, гашыйк иде ул Арчага.  “Кара син бу киңлекләрне, Арча бит бу, башка җирнең һавасы да, туфрагы да мондый түгел, Казан арты җанга якын”, дип, Балыкчылар авылын әйләнде.

   Театр белгече буларак белгән Гафур Каюмовны мин ул көнне икенче яктан ачтым: ул гап-гади авыл җанлы, безнең кебек эчкерсез иҗат кешесе иде. Арчаныкы иде ул. Шунысыннан гына азрак көнләштем. Тик... Әтнәнең яшь шагыйрәсе, (Язучылар союзы  члены хәзер) Гөлүсә Батталованың “Бер йотым бәхет”  китабын укыганда, ул Әтнәнекенә әйләнде дә куйды. “Шәп әйткән, кара син аны ә, безнеңчә бит бу, тик  минем башыма да килмәс иде, кабатламаган, безнең, Әтнәләрнең бәхете бу, җиңел аяктан булсын китабы, язучылар союзында күрәм хәзер үк...”,-  дип сөенгән иде. Шул китапны укып чыкканчы, ул Әтнәне өйрәнеп беткән иде инде. “Яратам әтнәләрне, акыллы кешеләр яши анда, театрны күтәрә белгән җитәкчеләр, белгечләр бар. Ул яктан Арча калыша әле Әтнәдән, Әтнә театры белән, фанатлары белән көчле”,- дип бәяләп өлгергән иде.

Миңа әнә шул сүзләрне әйткәндә  Гафур абыйдан да якын, якты  кеше булмады, кем әле шулай чит районны күтәрә белә. Әле ул районнарны гына түгел, төркемдәге  гап-гади егет-кызларның иҗатын да исе китеп тыңлап, “Кара, ничек үзгә итеп әйткән”, дип, сөенеп утырган иде. “Ызандашлар” төркеменең һәр кешесенең иҗатын тыңлап, мактап, ул иҗатның иң уңышлы якларын күрсәтеп, күтәрелер өчен киңәшләр биргәннәр иде шагыйрә Сания апа Әхмәтҗанова белән. Без бу олы шәхесләрне ачкан ул көн гел хәтердә яңара да тора...

Сезнең иҗат аерылып торырга, кабатланмаска охшаган, фикерләр үзгәлеге бар, яшьләр күплеге сөендерә. Безне дә өйрәтерлек буын үсеп килә менә ,-  дип тә сөенеп,  үсендергәннәр иде безне. Киләчәккә оеткыны әнә шулай сала белделәр алар.

   “Вакытым тыгыз, бүген китәм дә, башка китмәскә кайтам”, - дип ярымшаярып хушлашкан иде Гафур абый.

   Озак та үтмәде, күпләрне гаҗәпкә калдырып, Арчага кайтып, аның театрында режиссер булып эшли башлады ул.

Арча җанлы, иҗат җанлы, олы йөрәкле  шәхес туган як туфрагын олылап бәяләде. Әтнәне яратуын да раслады, кызы Ләйсән Каюмова бүгенге көндә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры  артисткасы булып эшли.

Безне, әтнәләрне, “Ызандашлар”ны  күргән саен, “Мин сәхнәгә куярлык әсәрегез бармы, язасызмы?”- дип барлап торды.

    Изге күңелле, кечелекле, кешелекле иде  Арчаның  Яңа Сәрдә егете. Яшь күңелле иде. Тик бер дә иде дип язарга кул бармый. Хушлашасы да килми Гафур абый Каюмов белән. Иҗади командировкасын төгәлләп кайтып керер дә, “Я, тагын кайчан очрашабыз, кемнең иҗатын карап, кайсыгызның китабы белән куанабыз”,-  дияр төсле.  Якты хатирәләр гомерлек...  һәркайсыбызга аның кебек яшәп, матур истәлекләр калдырып китәргә насыйп булсын.

     Олы җанлы шәхесне бүген озатабыз.  Изге күңелле булгангадыр, Аллаһы Тәгалә аны үз янына пәнҗешәмбе көнне чакыргандыр. Җомга көнне җаны тагын бер мәртәбә бәйрәм итсен дигәндер. Шулайдыр.  Оҗмахның түрләренә дә үтеп, аны күреп куанырга да насыйп булсын үзенә.

     Без, "Әтнә таңы" газетасы редакциясе коллективы, “Ызандашлар” төркеме әгъзалары тирән борчылу һәм, бу олы җанлы шәхескә тирән хөрмәт белән, аның гаиләсенең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Сезгә Аллаһы Тәгалә олы кайгыны кичерергә көч һәм сабырлык бирсен. Мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын.

С.Мингатина фотолары

  ********************************

    Башлангыч мәгълүматлар буенча, Гафур Каюмов Арчада сәхнәдә декорация куйганда ялгыш егылып төшкән һәм тимер торбага кадалган, дип хәбәр итте чыганак. Соңрак билгеле булганча, Гафур Каюмов репетиция вакытында ни өчендер сәхнә артында торган баскычны декорацияләр тора торган бүлмәгә терәп куйган һәм шул баскыч буйлап бүлмәгә менмәкче булган һәм егылып төшкән. Операцияне йөрәге күтәрә алмыйча, реанимациядә вафат булган.
 

Каюмов Гафур Шәкүр улы 1959 елның 2 мартында Арча районы Яңа Сәрдә авылында туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм 1990 елга кадәр Республика күчмә театрында (хәзер К.Тинчурин исемен йөртә) эшли. 1990 елның сентябреннән 1997 елга кадәр — Татар академия театрында артист. 1997-2000 елларда Мәдәният министрлыгында, 2000-2004 елларда Татарстан телевидениесендә эшли. 2004 елдан Әлмәт театрында баш режиссер була. Соңгы вакытта Гафур Каюмов Арча халык театрында музыкаль хезмәткәр булып эшли иде. Ул педагогия көллияте үзешчән театрында да хезмәттәшлек итте.  

Аның рольләре: Исмәгыйль — «Галиябану», Шәрәфетдин — «Асылъяр» (М.Фәйзи), Самоедов — «Боз астында дулкын» (Ә.-Т.Рахманкулов), Сәлимҗан — «Зөләйха», Хаим — «Җан Баевич» (Г.Исхакый), Поль — «Тол ханымда тукталыш» (Э.Лабиш) һ.б.

1980 елдан Г. Каюм пьсалар яза. Алар татар һәм башкорт театры сәхнәләрендә куела. 1998 елдан Язучылар берлеге әгъзасы. Ул язган пьесалар: «Мирас», «Һинд кызы», «Ач күзеңне, мин монда» һ.б.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/27/168602/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев