Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хушлашу

Зур югалту

Хушлашу...

Бүгенге иртә кайгылы хәбәрдән башланды. Барлык татарларга яхшы таныш, халкыбызның затлы, зыялы улы, Чувашия татарлары милли мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Гыйбатдинов бакыйлыкка күчкән. "Матбугат.ру"га үз чыганаклары раслаганча, Фәрит Абдулла улы ахыргача коронавирус белән көрәшкән, әмма йөрәге чыдамаган: 29 июньдә инфаркт кичергән. Эчке әгъзалары, үпкәсе дә авырудан шактый зыян күргән. "Чын мәгьнәсендә олы йөрәкле, кече күңелле, ышанычлы, ярдәмчел дус иде. Гаиләсенә, авылдашларына, Чувашия татарларына зур терәк, зур таяныч иде. Ул милли лидер иде. Аның турыда иде дип язуы бик авыр. Куллар калтырый. Урының оҗмахта булсын" дип искә ала аны дуслары һәм хезмәттәшләре. Әнисенә, хатыны Вагизәгә, кызлары Рәзинә белән Динәгә, улы Фәнилгә, кияү, килен, оныклары,туганнары, дусларына сабырлык телибез. Бик зур югалту...

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=29706

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев