Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Арча - Әтнә арасында юл һәлакәте булды

Һәлакәт кичә, 23 март көнне, 17.00 сәгатьтә була.

"Арча - Олы Әтнә" юлының  25 километрында  "Лада" автомашинасы шоферы машина белән идарә итә алмыйча юл кырыена төшеп, әйләнеп каплана. 

- Авария нәтиҗәсендә, машина йөртүче һәм пассажир тән җәрәхәтләре алалар. Машинага байтак зыян килә.  Күпме генә кисәтсәк тә, һава торышын, юлның бозлавык икәнлеген  искә алмыйлар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмиләр, - ди район эчке эшләр бүлегенең юл хәрәкәте тәртибен саклау бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев.

Бер-бер артлы булып торган юл һәлакәтләре юлда тәртип саклап, тиешле кагыйдәләр үтәү кирәклеген гел искә төшереп торырга тиеш кебек тә. Тик  юк, руль артына утыргач, онытылып кителә ахыры.

Җәяүлеләргә дә кагыла бу кисәтү, очып килгән машинаны күрсәгез читкә чыгу ягын карагыз. Яктырткыч элементлар турында онытмагыз. 

Фотоларны Айнур Ямалиев җибәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев