Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ары авылында көчле янгын булды

Бүген төнлә көчле яшен нәтиҗәсендә Ары авылы клубы янды.

Бүген төнлә сәгать берләр тирәсендә Ары авылы клубы януы турында хәбәр булды. Башлангыч мәгълүматларга караганда, яшен сугу сәбәпле ут чыккан булырга мөмкин. Ары авылының гөрләп торган клубы мизгел эчендә көлгә әйләнде.

- Янгын нәтиҗәсендә Ары авылы клубы янып бетте. Янгын сәбәбе – бинаны яшен суга. Бүгенге көндә килгән зыян билгеләнә, – диде Ильяр Гыймадиев, Арча һәм Әтнә районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге өлкән инспекторы.Сүзен дәвам итеп:

- Бүгенге көндә, ягъни 22 апрельдән 12 майга кадәр янгынга каршы махсус режим кертелде. Бу чорда учак, коры үләннәр ягарга ярамый. Шуңа күрә дә район халкы  кисәтүләргә битараф булмасын иде. Куелган таләпләрне үтәмәгән очракта, шртафлар яный. Штрафлар суммасы бик зур,

Аллаһы Тәгалә дә сакланганны саклармын, дигән. Безнең белән андый хәл булмас, дип булмый. Янгын керсә,карактан да яман, бөтен әйберне дә алып чыгып китә, ди борынгылар. Шул хакта онытмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев