Бер фатирда нәни кыз һәм аның анасының мәете табылган
Җинаять эше ачылган. Тикшерү бара.
Пермь краенда ана белән баланы үтерүчеләрне эзлиләр.
Россия Тикшерү комитетының Пермь крае буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, Чусовой шәһәрендә бала белән хатын-кыз мәете табылган.
Алар шәһәрдәге бер фатирда була. Мәрхүмә хатын 1996 елда туган, кыз бала – 2017.
Хокук саклаучылар аларның икесенең дә мәетләрендә көч кулланып үтерү билгеләре булуын ачыклаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев