“Казларның башын гына өзеп алалар...”
Районда сукбай этләр күбәюе, аларның балаларны куркытулары хакында бер генә язмадык.
Яза торгач, бу этләрнең барлыгына, аларның шулай йөреп торырга тиешлегенә ияләндек тә кебек. Як-якка каранмый йөреп тә булмый кайчак. Урам тутырып йөргән бу этләр каршыңа килә башласа, тирә-якта ярдәм итәрлек кеше дә булмый.
Закон белән сакланганны беләләр диярсең. Үзләрен бик иркен тоталар. Район үзәгенең, авылларның һәр почмагыында, аеруча гараж-парк тирәләрендә алар... Ярый да куркытып кына калса, каз- үрдәк үсеп өлгергән чор. Ә эт халкы юләр түгел, кайда азык барын чамалый.
Авыллардан зар елап хәбәр бирүчеләр күбәеп китте, “Казларның башын гына өзеп алалар. Әллә ничәсенең башына җиттеләр инде, авыл җирлеге башлыгына да әллә ничә тапкыр әйттек. “Чарасын күрербез”, диләр дә, шуның белән бетә. Үстереп бетергәч кенә бит, акчага алып, күпме хезмәт куеп үстерәсең, эткә ашатыр өчен түгел,бит, җан әрни. Әле аның калганнары исән-сау калыр дип тә әйтә торган түгел. Авыл тулы этләр. Кемнең тавыгы, кемнең казы... – кем чара күрер икән бу эт өеренә, диләр алар.
- Бу проблема безгә таныш. Район халкы шуны аңласын иде, без этләрне атарга тиеш түгел. Этләрне ату Җинаять Кодексының 245нче маддәсенә туры килә – «Хайваннарга карата золымлык кылу. Агулап юк итәргә дә ярамый. Барча этләрне махсус урыннарга урнаштыру да зур чыгымнар таләп итә. Аулый башласаң, юкка чыгып бетәләр, тырышабыз инде, - диләр авыл җирлеге башлыклары.
- “Өч тапкыр аулап карадык инде, азрагын тотабыз, аның үзенең билгеләнгән кешеләре бар. Тик алар юкка чыгалар. Иртәнге якта булалар, беткәндер дисең, тагын өерләре белән килеп чыгалар...” – берничә авыл җирлеге башлыгы әнә шундый җавап бирде.
- Казанда сукбай этләрне җыеп, төрле питомникларга урнаштыручы махсус оешмалар бар. Авыл җирендә исә андый мөмкинлек юк. Шуңа күрә, монда котырган, кешегә һөҗүм иткән этләрне, кагыйдә буларак, атып үтерәләр. Бу эшне махсус билгеләнгән кеше түгел, ә кемдә корал бар, шул башкара. Ә бит кешегә һөҗүм иткән этләрне махсус тикшерү уздырмый гына юк итәргә дә ярамый. «Гадәттә, район, авыл җирләрендә кешене тешләгән этләрне шундук атып үтерү белән чикләнәләр. Ә бу дөрес түгел. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, этләр 10 көнгә махсус экспертизага җибәрелергә тиеш. Шунда аларның котырганмы, юкмы икәнлеге ачыклана. Әгәр эт үтерелгән икән инде, аның башын махсус тикшерүгә җибәрү таләп ителә. Тикшертмичә генә күмеп кую ярамый. Эт авыру булган очракта, кешеләргә дә авыру йогырга мөмкин», - дип тә әйтәләр Ветеринария белгечләре.
Шул рәвешле әлеге мәсьәлә көн кадагындагы төп проблема булып кала бирә. Авыл җирлеге башлыклары әйтмешли, нишләргә дә белмәссең…
Шулай да алар урам этләренә чара күрүне дәвам итәбез, диләр. Үзегез дә лапасларыгызны, кош-корт урнашкан ояларны ныгытыгыз. Аллаһы Тәгалә дә сакланганны саклармын, дигән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев