Әтнә таңы

Күлле Кимедә булган авария нәтиҗәсе

Шушы көннәрдә

районыбызның Күлле Киме авылында авария булды. 

Авыл эчендә 2003 нче елгы яшүсмер катнашында авария булды. Велосипедта барган яшүсмер бүгенге көндә тән җәрәхәтләре алып, Казанда, ДРКБда дәвалана.

Реклама

- Әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү эше бара. Машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә, велосипед белән йөрүчеләр дә юлларда тиешле кагыйдәләрне үтәсеннәр, киемнәргә яктырткыч элементлар куйсыннар иде. Хәзер караңгы тиз төшә. Машинада барган кешегә караңгыда төссез киемнән юл кыыренда барган кеше күренмәскә дә мөмкин. Шуңа күрә саклык кирәк,- ди Әтнә юл хәрәкәте иминлеге инспекторы Рамил Гәрәев.

 

Фото: https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: