Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Комада ятучы җырчы МакSим аңына килә, җырчының хәле яхшыра башлаган

Җырчының хәленә карап, табиблар аны медикаментоз йокыдан уяткалый башлаган.

Комада ятучы җырчы МакSим (Марина Абросимова) аңына килгән, аның хәле яхшыра башлаган. Бу турыда РЕН ТВканалы җырчының рәсми вәкиленә сылтама белән язды.

Җырчы 19 июньнән бирле ясалмада комада, ИВЛ аппаратында ята. «Ясалма кома авыр хәлдәге кеше йоклый дигәнне аңлата. Аның күрсәткечләре бераз нормага килгәч, дозировка киметелә, ул аңына килә, табиблар бу процессны регуляцияли. Аның динамикасы уңай», — дигән Соколова.

Соколова инстаграмда язганча, МакSим аңына килә. «Табиблар йокыны көйләп тора. Марина аңына килгәләп ала», — ди ул.

МакSимның пиар-менеджеры Яна Богушевская да җырчының хәле яхшыруын раслаган. Соңгы көннәрдә табиблар МакSимны медикаментоз йокыдан уятып алгалый. Бу аның организмының халәтенә бәйле. Бу турыда Богушевская РИА Новости агентлыгына сөйләгән.

«Бу ясалма кома бит. Табиблар седатив препаратның дозировкасын үзләре көйли. Кайвакыт Марина аңында була. Кайвакытта аны медикаментоз йокыга җибәрәләр — бу бүгенге яңалык түгел», — ди ул. 

Чыганак: https://intertat.tatar/news/social/26-07-2021/komada-yatuchy-yrchy-maksim-a-yna-kil-yrchyny-h-le-yahshyra-bashlagan-5831554

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев