Әтнә таңы

"Үлемем шушыдыр дип уйладым" - Әтнәдә яшенле яңгырда калучы сөйли

Ул көнге хәлатемне сөйләп аңлата да алмам, үлемем бүген икән дип уйладым. Җитмәсә ике балам янәшәмдә.

Көн иртәдән матур, кояшлы иде. Җыйналып печән әзерләргә болынга төштек. Болыт килә башлагач та, авылдашлар белән кайтыйкмы икән әллә, дип уйладык. "Үтә торган болытка охшаган бу, китәр...", - диде олылар. Калдык. Күп кеше кайтып китте. 

     Без сәнәкләрне терәтеп куйдык та, шалаш кебек нәрсә әмәлләдек. Янәсе яңгыр яуганда утырып торабыз, яңгыр җиңелчә генә үтә дә китә. Алай булмады шул. Бөтенләй без уйлаганча булмады. Бар нәрсәне җил очырды. Эре бөртекле яңгыр ява башлагач, үзебездән ерак булмаган трактор арбасы астына керербез дип чаптык. Барып җиткәнче чыланып беттек. Бөтен җир лычма - су. Әйтерсең, болыт тоташ төште. Ул куркыныч күкрәү, җиргә бәргән яшенне күргәч, балалар өчен куркудан тыным кысылдыды. Курыксам шулай булам мин. Җиргә сузылып яттым, юешләнәсе калмаган. Балалар елаша башладылар. Бар көчемне җыеп аларга "Лә иләһә илләллаһ..." дип әйтергә өйрәтәм. "Сакласа Алла саклый инде безне балалар", дигәч, кечкенәсенә кадәр бутала-бутала  кабатлый. Азрактан "Әни, оныттым",  дип елап җибәрә. Яшен көчәйгәннән көчәйде, балаларны аптырагач, җиргә яткырдым. Догаларның белгәне дә, белмәгәне дә укылды. Рәхмәт, Раббыбыз безне ишетте, яңгыр азрак кимегән күк булды, без авылга йөгердек. Яшен астында, лычма су эчендә авыл башына җитеп, танышларыбызның ишек алдына барып кердек. Беребез дә өйгә керерлек түгел иде. Лапаска кереп чишенеп, алар биргән киемне кидек. Тышкы калтырау белән эчке иңрәү бербөтен булып, тешләр тешкә тимәде. Әллә курку, әллә туңу... - берәүгә дә бу мондый хәлдә калырга язмасын.

Өйгә кайтып кердек. Ул минутта башка берни турында да уйлый алмадык, без, шөкер, исән калдык. Калырбыз дип уйлый да алмадым. Бозы, яшене, күкрәве хикмәт булды. Түбәләр очты, уты бетте.  Бездән дә бәхетле кеше юк, без үз өебездә, балаларым исән-сау дип сөендем.

Икенче көнне хуҗалыкны барладым. Бакчага керә торган түгел, җир бата, тышка утырткан кыярлар, суганнар туракланып беткәннәр. Чөгендер дә җәрәхәтләнгән. Коймага тотынып, кырый-кырыйлап кына бәрәңге бакчасын барлыйм. Егыласы егылган, тетеләсе тетелгән, туралган. Күршеләрдә дә шул хәл. Түтәле белән суганнар аккан хуҗалыклар бар. Чабылмаган люцерна төелгән бөтнек хәленә килгән. Бәрәңге азрак куркытты. Авыл кешесе бәрәңге белән яши. Олылар "Бәрәңге тернәкләнә ул, чынаяк тәлинкәсе хәтле бозлар яуган чаклар булды, авырлык белән булса тернәкләнеп киттеләр", дип юаттылар.

Реклама

Кызганыч билгеле, Аллаһы Тәгалә безгә менә шушы сынау  аша үтәргә насыйп иткән, тик мин бик рәхмәтле аңа, һәм бик шөкер итәм. Ул безнең гомеребезне саклап калды. Балаларым ике сүзнең берсендә  хәзер "Лә иләһә илләллаһ..." белән "Бисмилла" әйтеп сөйләшәләр. 

    Яшен суккан ике кеше хакында ишеткәч тә җаным елады. Аларның кичерешләрен тойган күк булдым. Исән-сау аякларына басып, гаиләләренә куанып кайтсыннар. Алла рәхмәтеннән ташламасын аларны да.

Танышым сөйли, үзе калтыранып ала. Тормышның, гомернең ни дәрәҗәдә кадерле һәм кыйммәт  икәнлеген аңлап, барыбызга да сәламәтлек, иминлек теләп тыңладым. Белгечләр фикерен гел тәкъдим итәбез, яшеннән ничек сакланырга өйрәтәләр. Игътибарлырак булыйк та, истә калдырыйк. Беребезне дә Алла рәхмәтеннән ташламасын.

Фотоларда -ул көнге яңгырда калган бакчалар күренеше

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: